Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“112” операторларына көн саен уртача биш мең мөрәҗәгать керә"

Татарстанда 112 системасы 2010 елның 1 маеннан эшли. Әмма аңа нинди очракларда шалтыратырга кирәклеген һәркем дә белеп бетерми.

Шул хакта аңлатуын сорап Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Саба янгын часте начальнигы Илдар Закировка мөрәҗәгать иттек.

-Бердәм "112" номеры буенча шалтыратулар бөтен Татарстан территориясендә тәүлек әйләнәсендә кәрәзле һәм стационар телефоннар аша кабул ителә. Ул һәрвакыт эшли, беркайчан да "недоступен" булмый. "112" операторларына көн саен уртача биш мең мөрәҗәгать керә,-диде ул.- Бу номерга бик ашыгыч ярдәм кирәк булганда: кеше тормышына, сәламәтлегенә, мөлкәтенә, әйләнә-тирә мохиткә җитди куркыныч янаганда шалтыратырга кирәк. Чөнки хәбәр алганнан соң, оператор ашыгыч ярдәм, янгын бүлеге, полиция, газ, террорга каршы хезмәтләрне дә чакыра, кирәкле киңәшләр, консультация бирә. Шуңа күрә "112"гә вак-төяк проблемалар, мәсәлән, торак-коммуналь хуҗалыктагы аварияләр буенча, я булмаса белешмәләр алу өчен шалтыратмаска кирәк.

"112" аша элемтәгә кергәч, операторның җа­вап биргәнен көтү сорала. Берничә сигналдан соң җавап ишетмәсәгез дә, кабат шылтыратам дип, телефонны сүндермәгез, чөнки кабат шылтырату ул инде яңа чакыру буларак теркәлә һәм чиратка соңгарак куела, ягъни сез операторны ишетү өчен тагын да озаграк вакыт сарыф итәчәксез;

- оператор дәшүгә, үзегезнең кем икәнне әйтегез, ни булганын сөйләп бирегез. Тыныч тавыш белән, каушамыйча һәм ачык итеп сөйләгез. Хәлегездән килсә, вакыйга урынына ничек барып җитәргә икәнен аңлатыгыз;

- вакыйганы тасвирлагыз, ашыгыч ярдәм кирәк булган урынны мөмкин кадәр төгәлрәк әйтегез. Төгәллек операторга тиз арада ярдәм җибәрергә нык булышачак;

- гадәттән тыш хәл диспет­черының киңәшлә­рен то­тыгыз; оператор үзе әйтми торып, телефонны сүндермәгез. Соңыннан исә башка кешеләргә шыл­тыратып, озаклап сөйләшмәвегез хәерле, чөнки операторның өстәмә мәгълүмат алу өчен сезгә кабат шылтыратуы ихтимал;

- вакыйга урынында хәлләр бер-бер якка үзгәрә икән, бу хакта да "112"гә шылтыратып, вәзгыятьне аңлату кирәк.

Кайвакытта бер үк вакыйга турында берничә хәбәр алынганлыктан, диспетчерның сезне ахыргача тыңлап бетермәве ихтимал, андый очракларда үпкәләмәгез, оператив линия ачык торсын өчен озак­лап сөйләшмәү яхшырак.

"112" номерын ялгышып җыйгансыз икән, телефонны сүндереп куймагыз, ә операторның җавап бирүен көтеп, хәлне аңлатыгыз. Шулай итмәгәндә, "112" операторы сезгә үзе шылтыратып, хәлне белешү өчен кадерле вакытны сарыф итәргә мәҗбүр булачак.

Әти-әниләргә берничә киңәш:

- "112" номерын кайсы очракларда җыю кирәклеген һәм бу номер белән шаярырга ярамаганлыгын балага аңлатырга кирәк. Кирәк очракта бала үзенең, әти-әнисенең исемен, адресны әйтә, өй телефоны номерын (булган очракта) белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев