Саба таңнары

Сабинский район

18+
Көн темасы

12 август - Халыкара яшьләр көне

Беренче тапкыр яшьләр көне 2000 елның 12 августында билгеләп үтелә.

Халыкара яшьләр көне ел саен 12 августта билгеләп үтелә, аның максаты-яшьләрнең дөнья үсешендә һәм төзелешендә роле, һәм алар юлында торган көндәлек проблемалар турында искә төшерү.

Ул БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1999 елның 17 декабрендә (54/120 резолюциясе), 1998 елның 8-12 августында Лиссабонда узган Яшьләр эшләре буенча министрларның Бөтендөнья конференциясе тәкъдиме белән билгеләнгән. 

Яшьлек-ул үз кулың белән төзи торган матур, гаҗәеп дөнья, күп мөмкинлекләр һәм көч чыганагы. Хөрмәтле яшьләребез, сезгә ныклы саулык, бехет, шатлык-куанычлар телибез.

Халыкара яшьләр көнендә бөтен дөнья яшьләренә алдагы буыннарның ачы һәм бәхетле тәҗрибәсен исәпкә алып, алардан файдаланып, үзләренең яңа, уникаль тормыш юлын, тулы мәхәббәт, шатлык, тынычлык белән яшәүләрен телибез!  Без заманча яшьләргә ышанабыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев