Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

15 май - Халыкара гаилә көне белән котлыйбыз!

Хөрмәтле райондашлар! Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә.

Районыбызда ун меңнән артык гаилә исәпләнә. Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсенә кайгыртып, яратып эндәшүче матур гаиләләр. Кызганычка, гаиләләрнең барысы да аякларында нык басып тормыйлар әле. Шуңа күрә дә бүгенге көндә аның ролен һәм әһәмиятен күтәрү, кыйммәтләрен яклау беренче планга чыга. Барлык дәүләт структураларының һәм бигрәк тә социаль яклау органнарының эше нәкъ менә шуңа юнәлтелә. Районыбызда гаилә ныклыгын, өлкән буын белән мөнәсәбәтләрне чагылдыручы гаилә бәйрәмнәре традициягә кереп китте. Торак төзелеше ветераннарны гына түгел, яшь гаиләләрне дә тораклы итәргә мөмкинлек бирә. Гаиләне социаль яклау чаралары алга таба да киң планда гамәлгә ашырылачак.

Хөрмәтле райондашлар! Нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклый алганга, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның тынычлыгын һәм яхшы кәефен ихтирам итә белгәнгә, йортыгызда өмет, ышаныч һәм мәхәббәткә изге итеп караганга рәхмәт сезгә! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм

башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев