Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

3 яшеннән бер күз белән яшәргә мәҗбүр булган Сәгыйдә апа тормышта сынмый-сыгылмый, рухын сүндермичә яши

13 ноябрь дөньяның бар­лык иллә­рендә дә Халыкара сукырлар көне буларак билгеләп үтелә.

Сау-сәламәт, дөнья мәшәкатьләренә күмелеп, тормыш йөген тарткан кешегә гомер узганы сизелми дә кебек. Адәм баласы һәрвакыт ирешелгәннәргә генә риза булмыйча, һаман алга омтыла.

Ә бер мизгелгә тукталып, сәламәтлекләре чикле булган, иксез-чиксез караңгылык эчендә яшәүче кешеләрнең тормышы турында уйланып алыйк әле.

13 ноябрь дөньяның бар­лык иллә­рендә дә Халыкара сукырлар көне буларак билгеләп үтелә. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Саба районы җирле оешмасы өч районны - Саба, Кукмара, Теләчене берләштерә. Жәмгыятьнең Саба җирле оешмасында эшләү дәверендә бик күп күрмәүче инвалидлар белән аралашырга, авыр чакларда ярдәм ку­лы сузарга туры килә. Оешмабызда очрашып, күңелле җые­лышлар үткә­реп, ха­тирәләр уртак­лашып яшибез. Сукырлык куркыныч яңгыраса да, күрү бәхетеннән мәхрүм булган инвалидларыбыз төшенкелеккә бирелмиләр, үрнәк алыр эшләр башкаралар. Араларында чиксез сабыр, көчле рухлы, яшәү дәрте белән дөрләп янган кешеләр бар. Шундыйларның берсе - Байлар Сабасында яшәүче II төркем инвалид Сәгыйдә Газиз кызы Вәлиева (рәсемдә). Сәгыйдә апа язмыш сынавы буенча 3 яшеннән бер генә күз белән яшәргә мәҗбүр. Әмма иң кыйммәте- тормышта сынмый-сыгылмый, рухын сүндермичә яши белә. Җәмгыятьтә иң активларның берсе буларак, ул озак еллар бюро әгъзасы булып торды. Үзе кебек үк ярдәмгә мохтаҗларның ихтыяҗларын яклап, тормыш-көнкүрешләрен җиңе­ләй­тү юнәлешендә көчен кызганмады. 77 яшендә булуга карамастан, бүген дә акыллы киңәшләрен биреп, башкаларның хәл-әхвәлен белешеп, һәрвакыт элемтәдә яши. Югыйсә язмышның ачы сынауларын аңа күп кичерергә туры килә: башта ирен, аннан ике улын югалтты. Иң мөһиме, яшәү көчен, бу тормышка мәхәббәтен җуймады.

Инвалидларны тормыш-көнкүреш өчен мөһим булган җайланмалар белән тәэмин итү буенча республика күләмендә актив эш алып барыла. Шулай ук җирле оешма да спонсорлар һәм район хакимиятенең ярдәме белән үзенең әгъзаларын төрле техник чаралар белән тәэмин итүне планлаштыра.

Шушы көннәрдә оешмага күңелсез хәбәр дә килеп иреште: озак еллар оешмабыз эшчәнлегендә актив катнашкан, авыр чакта ярдәм кулы сузган, акыллы киңәшләрен кызганмаган Шәрифулла Сәүбән улы Исмәгыйлов вафат булды. Бу язмам аның рухына да дога булып барсын. Якыннарына, җәмәгате Каимә апага сабырлык, сәламәтлек бирсен.

Җирле оешма һәм Татарстан региональ оешмасы исеменнән барлык күрмәүче инвалидларны "Ак таякчык­лар" көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, күтәренке рух һәм күңел көрлеге, тыныч тормыш, озын гомер телим.

Рәмзия Галимова,

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең район җирле оешма рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев