Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алан-Елга авылында яшәүче Тәкмилә апа Әмировага - 90 яшь

Ветеран быел туксанынчы язын каршылый. Шул уңайдан Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов Тәкмилә Әмированы олугъ юбилее белән тәбрикләде, ил башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәкләр, бүләк тапшырды. "Исәнлек-саулык сезгә, Тәкмилә апа, сезнең хезмәтегез, тырышлыгыгыз аркасында гына без тыныч, матур тормышта яшибез. Картлык көннәрегез иминлектә үтсен", - диде ул. Хәтерне еллар да...

Ветеран быел туксанынчы язын каршылый. Шул уңайдан Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов Тәкмилә Әмированы олугъ юбилее белән тәбрикләде, ил башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәкләр, бүләк тапшырды. "Исәнлек-саулык сезгә, Тәкмилә апа, сезнең хезмәтегез, тырышлыгыгыз аркасында гына без тыныч, матур тормышта яшибез. Картлык көннәрегез иминлектә үтсен", - диде ул.

Хәтерне еллар да күмә алмый, диләр. Тәкмилә апа барысын да әле кичә генә кичергән кебек тәфсилләп сөйли. Ишле гаиләдә дөньяга килә ул, аннан тыш гаиләдә тагын 5 кыз бала үсә. Хәзер алар берсе дә исән түгел инде. Иң ачынып сөйләгәне - ике баласы белән тол калуы. Беренче ире Гәбделхәй сугышта вафат була. "Ул елларда бик авыр яшәдек. Торырга йортым булмады, авылдагы буш өйләрне җыештыргалап, ике балам белән 15 төрле җирдә яшәдем", - ди ветеран. Соңыннан чишмә юлы аны Салихҗан белән кавыштыра, озакламый алар язмышларын уртак итәләр, туганнары фатихасын алып, тату гомер кичерә башлыйлар. Бер-бер артлы дүрт балалары туа. "Салихҗанга кияүгә чыккач кына рәхәт тормыш күрдем мин, - ди Тәкмилә апа, - әле хәзер дә Салихҗан үзе чәйләр кайнатып, ясап эчерә".

Ходай кешегә сынау белән бергә сабырлык та биргән. Бала югалту ачысын да татыган Әмировлар. Бүген Салихҗан абый белән Тәкмилә апа оныклары Айнур тәрбиясендә, төп йортта тормыш итәләр. Янда оныкчыклары йөгереп йөри. Тормышларыннан бик канәгать алар. "Нужада үстек. Көннәр суыткач, утын яга идек, булса, әлбәттә. Хәзер исә газ бар, эчәргә, юынырга краннан су килә. Бәхет бит бу", - дип сүзгә кушыла Салихҗан абый.

Оныклары Алисә дә әби-бабасына рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Мин 4 яшьтә - әтидән, 18 яшьтә әнидән калдым. Әби-бабам мине тормышка бирделәр. Аларның үз тәҗрибәләреннән чыгып биргән төпле киңәшләре мине гомерем буе озата барыр. Бәйрәм саен шушы төп йортта җыелабыз, алар бөтен нәселебезнең тоткасы. Әле тагын бергә-бергә озак яшәргә язсын", - ди ул.

Күп газаплар кичерсә дә, Тәкмилә апа бүгенге көндә үзен бәхетле саный. Оныкчыгын кулларына алып сөюенә, дөньяның тыныч булуына, туган ягында яшәвенә сөенә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев