Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алексей Семинга "Адмирал"дагы янгын турындагы эш буенча гаепләү белдерелгән

Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы эш буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан "АС Менеджмент" Идарәче компания" Директорлар Советы Рәисе Алексей Семинга читтән торып гаепләү белдерелгән.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин хәбәр итте.

Гаепләү РФ Җинаять кодексының 219нчы маддәсе 3нче өлеше ("Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китергән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу"), 201нче маддәсе 2нче ("Хезмәт вазифаларыннан авыр нәтиҗәләргә китергән явызларча файдалану"), 327нче маддәсе 1нче өлеше ("Ялган таныклык яки башка рәсми документлар ясау"), 238нче маддәсе 3нче өлеше ("Саксызлык аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китергән куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче эшләр башкару яки хезмәт күрсәтү") буенча белдерелгән.

Сүз уңаенда, элегрәк шундый ук гаепләү "Инвестицион төзелеш компаниясе" ААҖ һәм "АС Менеджмент" Идарәче компания" ЯАҖ генераль директоры Роберт Хәйруллинга да белдерелгән иде.

Тикшерү версиясе буенча, 2004 елда Хәйруллин белән "АС Менеджмент" Идарәче компания" ЯАҖ Директорлар советы рәисе Алексей Семин арендага тапшырып табыш итү максаты белән, Казанның Клара Цеткин урамында урнашкан 4 күчемсез милек объектын сатып ала. Реконструкция ясаганчы аларда "Сереп и Молот" ЯАҖ җитештерү биналары урнашкан була. 2008 елның мартында, Хәйруллин алда аталган заводның дүрт цехын бер бинага берләштереп, объектны сәүдә комплексы сыйфатында файдалану турында карар чыгара. Шул ук вакытта ул теркәү органнарыннан объектны реконструкцияләү турындагы мәгълүматны яшерә, нәтиҗәдә, 2009 елның гыйнварында милекчеләр законсыз рәвештә техник һәм кадастр паспортлары ала. Алга таба бина милекчеләре аны "Адмирал" маркасы астында күпләп-берәмләп сату оештыру өчен "Заря" ҖЧҖнә арендага бирә.

Шул рәвешле, 2013 елдан башлап күчемсез милектән аны реконсрукцияләүгә рөхсәт булмаган килеш, янгынга каршы кагыйдә нормаларын тупас бозып, сәүдә үзәге сыйфатында законсыз рәвештә файдаланыла.

Элегрәк суд тикшерүче гаризасы буенча Хәйрулинны сак астына алу турында карар чыгарды. Ир үз гаебен танымады. Семин эзләүгә игълан ителде. Тикшерүчеләр судка аны сак астына алу турында карар чыгару гаризасы белән тиздән мөрәҗәгать итәргә җыена.

Җинаять эшен тикшерү кысаларында «АС Менеджмент» идарәче компаниясе" ЯАҖ нең милке, төгәлрәге Россия Федерациясендәге 400 күчемсез милек объекты һәм җир участогына арест салынган, дип белдерелә.

Искәртеп узабыз: бу эш буенча хәзерге вакытта 12 кеше җинаять җаваплылыган тартыла. Семин белән Хәйруллиннан тыш, бу "Заря" ҖЧҖ- "Адмирал" сәүдә үзәге фирма-арендаторы Гусейн Гахрамонов, аның урынбасарлары Николай Каекин һәм Гүлгусейн Наҗафов, РФ Суд приставлары федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең районара аерым башкарма производстволар бүлеге башлыгы Жанна Алпарова, элеккеге суд-приставы Минзилә Сафина, Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең төбәк инспекциясе белгечләре Галия Исаева белән Роман Юдин һәм өч эшче: Наил Габделхәев, Фирдинат Ульданов һәм Альберт Халиков.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев