Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җаның нәрсә тели ...

Узган шимбәдә Саба белән Шәмәрдәндә узган көзге ярминкәдә җаның нәрсә тели, шул бар иде.

Иртәнге караңгылы-яктыда халык ярминкәгә агылды. Саба урман хуҗалыгы алып килгән биш машина ярылган утын, горбыль тиз арада хуҗаларын тапты. Ярминкәдә хуҗалыклар салам, печән, ашлык белән дә сату иттеләр. Бодай, арпа, борчак, солы, бәрәңгене халык чират торып алды. Хуҗалыклар алып килгән сөт тә иртәнге якта ук сатылып бетте. Ә Казан ярминкәләрендә катнашу сәүдә культурасын яхшыртырга да өйрәтә. Әйтик, "Урта Саба" җәмгыяте сөт бидонына кран куйган да, агызып кына бирә торган итеп уңайлаштырган.

Ярминкәләрдә авыл җир­лек­ләре мәктәпләр белән бер­гәләп сәүдә иттеләр. Үзләре дә: "Сәүдә итәргә остардык, халыкның ихтыяҗын өйрә­неп киләбез. Йомырка, сөт продукцияләрен, казларны­ тиз алып бетерәләр. Быелгы көзге ярминкәләрдә балан, гөлҗимеш, санберри кайнатмасы күп сатыла",- диләр. "ВАМИН"ның Саба филиалы үзләрендә җитештерелгән продукция, "ПМК-159" җәмгыяте тимердән ясалган көнкүреш кирәк-ярак­лары белән ярминкә­нең йөзе булдылар.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев