АВЫРУЛАРНЫ БУЛДЫРМАУ ХАКЫНА
Шушы көннәрдә дәүләтебезнең санитария-эпидемиология хезмәте оештырылуга 90 ел тула.
1922 елның 15 сентябрендә РСФСР Халык комиссарлары советы кабул иткән Декрет профилактика медицинасының башлангычына нигез сала. Әлеге юбилейны Россиядә халык сәламәтлеге сагында торучы күп меңләгән санитария-эпидемиология учреждениеләре хезмәткәрләре билгеләп үтә. Әлбәттә, 90 еллык уңаеннан районыбызда да әлеге хезмәт тарихын һәм эшчәнлеген күздән кичерү урынлы булыр. Сабада санитария-эпидемиология хезмәте соңрак - 1950 елда оештырыла, биш хезмәткәрне берләштергән коллективны баш табиб Хәлимә Закирова җитәкли. Ул елларда дезинтерия, вируслы гепатит авырулары еш күзәтелә. Олы Ныртыда тимгелле тиф, Килдебәктә корсак тифы, бруцеллез белән авырып китүчеләр булган. Йогышлы кизү таралмасын өчен станция хезмәткәрләре кискен чаралар күргәннәр. 1955 елда лаборатория ачыла һәм эпидемиология вәзгыятен оператив ачыклау эше яхшыра.
1956 елда санитария-эпидемиология станциясе район үзәк хастаханәсе белән берләштерелгән һәм 1992 елда кабат барысы да үз хәленә кайткан. Район санэпидстанциясе ТР "Санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге"нең Саба филиалы дип йөртелә башлый, җитәкчесе итеп баш табиб Мәгъсүм Гаффаров билгеләнә. 2004 елда дәүләт эпидемиология хезмәтен кабат үзгәртеп кору башлана һәм 2005 елда Саба районында да аның базасында яңа орган - "Роспотребнадзор"ның территориаль бүлеге төзелә. Аның бурычы - юридик затларның, шәхси эшмәкәрләрнең һәм гражданнарның халыкның санитария-эпидемиология иминлеге өлкәсенә кагылышлы законнарны үтәүләренә күзәтчелек итү, кулланучыларның хокукларын саклау. "Санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге"нең Саба филиалы үзе территориаль орган булып сакланып кала һәм хәзерге көндә Илдус Исмәгыйлов җитәкләгән 37 хезмәткәрне берләштергән коллектив Саба, Теләче, Питрәч районнарына хезмәт күрсәтә. Филиал лаборатор-инструменталь тикшерүләр, санитария-гигиена, токсикологик экспертизалар, гигиена укытулары үткәрә, хезмәткәрләргә мәҗбүри медицина тикшерүләре уздыруны, шәхси медицина кенәгәләре бирүне тәэмин итә һәм юридик затлар белән төзелгән килешүләр нигезендә башка төр эшчәнлек белән шөгыльләнә.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
Н.Дәүләтов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев