Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балагызга бакчада урын булсын дисәгез

Татарстанда 2015-2016 елгы балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына массакүләм туплау эше төгәлләнде.

5 ай дәвамында "Электрон балалар бакчасы" автоматлаштырылган мәгълүмати система аша башкарылган бу эш нәтиҗәсендә, 50 меңнән күбрәк бала балалар бакчасына юллама алды.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын комплектлау ел дәвамында да алып барылачак. Шуңа бәйле рәвештә, әти-әниләрнең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша чиратның торышын даими тикшереп торуы, баланың статусы "Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә юнәлдерелгән" дип үзгәрүгә ай дәвамында үз балалар бакчасына мөрәҗәгать итүе зарур, дип искәртә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев