Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар иҗат үзәгендә “Ел остазы”н ачыкладылар

Бүген балалар иҗат үзәгендә традицион "Ел остазы" бәйгесе үтте.

Әлеге исем өчен бәйгенең район этабында җиңү яулаган биш конкурсант - Вәсимә Шәрифуллина (Олы Шыңар урта мәктәе педагог-оештыручысы), Гөлия Фәләхова (Саба гимназиясе), Гөлүсә Зиннәтуллина (Лесхоз), Венера гаянова (Арташ төп мәктәбе) һәм Гөлсинә Габделхәева (Юлбат) көч сынашты.

Алар "Визит карточкасы" дип аталган 1нче турда үзләренең укучылары, сәнгать чаралары ярдәмендә педагогик эшчәнлекләре, төп бурычлары белән таныштырдылар.

Аннары эшчәнлекләрен ирекле формада күрсәттеләр.

Жюри шулай ук бәйгедә катнашучыларның уңганлыгы-булганлыгына партфолиоларыннан чыгып та бәя бирде. Җиңүне Олы Шыңар урта мәктәбе педагог-оештыручысы Вәсимә Шәрифуллина яулады. Аңа район данын республика бәйгесендә якларга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев