Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бергә булганда – без көчле!

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия көне белән котлый.

Бүген Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме - Россия көне. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны бәйрәм белән котлады.
- Илебез дәүләтчелегенең меңъеллык тарихы бар, ләкин чирек гасыр элек булган вакыйга анда аеруча урын алып тора. Россия дәүләт хакимиятенең иң югары органы, дәүләт бәйсезлеге турындагы Декларацияне кабул итеп, җәмгыяви үсеш барышын кискен үзгәртте, илебезнең статусын һәм ролен билгеләде. Бүген без Россия Федерациясенең икътисади һәм хәрби кодрәте белән хаклы рәвештә горурланабыз. Кешеләрдә ышаныч һәм оптимизм арта, халык бердәмлеге ныгый,- диде Татарстан лидеры. Аның әйтүенчә, күптән түгел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Татарстан күрсәткән нәтиҗәләр барлык төбәкләр арасында иң яхшылардан" булуын ассызыклады. Федераль үзәк булышлыгы белән Татарстан нәтиҗәле икътисад, тотрыклы иҗтимагый-сәяси үсеш, татарстанлылар тормышының дәрәҗәсен һәм стандартларын яхшырту нигезләрен булдырды.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы хәерле мөнәсәбәтне саклау һәм арттыру, гражданлык җәмгыяте институтларын төзү, хакимиятнең барлык тармакларының һәм дәрәҗәләренең бердәм булуы казанышларыбызның ныклы нигезе булып тора.
- Җәмгыятебезнең тормышын ватанпәрвәрлектән башка күз алдына да китереп булмый. Ватанны ярату һәм аңа тугрылык, мактаулы тарихыбызга хөрмәт Россиягә, Татарстаныбызга, туып-үскән һәм олы тормышка беренче адым ясаган туган җирләребезгә карата сак мөнәсәбәт белән үрелеп бара.
Ватаныбыз белән горурлану өчен тулы нигезебез бар. Россия көнендә сезгә намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә. Бергәләп без зур уңышларга ирешә алабыз, бергә булганда - без көчле!
Барлык татарстанлыларга нык исәнлек, тормыш дәрте һәм өметле киләчәк, муллык һәм уңышлар, уртак йортыбызның - Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең - киләчәктә дә алгарышы һәм чәчәк атуы хакына яңа казанышлар телим, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев