Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безнең Инсаф сынатмады

Алар 30 сентябрь көнне иртәнге якта көллият базасында үзләренең теоретик белемнәренә имтихан тоттылар.

Саба аграр көллияте базасында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, ТР Хезмәт, халыкны эшкә урнаштыру һәм социаль яклау министрлыклары, "Татарстан" дәүләт телевизион тапшырулар каналы, "Бердәм Россия" партиясе белән берлектә оештырылган яшь комбайнчыларның III республика конкурсы үткәрелде. "Кеше хезмәтенә дан" дип исемләнгән чарада республика районнарыннан 30 комбайнчы катнашты. Алар 30 сентябрь көнне иртәнге якта көллият базасында үзләренең теоретик белемнәренә имтихан тоттылар. Төштән соң конкурсантларның автодромда практик осталыклары сыналды. Комбайннарның маркалары яшь игенчеләрнең үз теләкләре буенча сайлап алынды. Безнең район данын яклап бәйге тоткан Саба аграр көллияте студенты Инсаф Сабиров осталыгын үзе эшләгән "Нью-Холланд" комбайнында күрсәтте. Конкурсантлар судьялар алдында комбайнны көйләү, техник карау үткәрү, хезмәт күрсәтүне эченә алган биш сорауга җавап бирделәр. Комиссия рәисе ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инновацияле технологияләр бүлеге мөдире Наил Хәмидуллин комбайнчыларның теоретик һәм практик белемнәреннән канәгатьлеген белдерде. (Язманын тулы вариантын "Саба таннары" газетыннан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X