Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген, 22 декабрь - Энергетиклар көне

Хөрмәтле энергетиклар һәм тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Энергетиклар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Хәзерге заманда энергетика - җәмгыять үсеше нигезе. Сәнәгать предприятиеләре, дәүләт учреждениеләре, мәктәпләр, сырхауханәләрнең өзеклексез эше, йортлардагы җылылык һәм уңайлылык турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле. Ахыргы чиктә һәр кешенең тормыш сыйфаты сездән тора. Без сезгә нәтиҗәле уртак эшегез, үз вазыйфаларыгызны намуслы башкаруыгыз, хезмәтегезгә җаваплы һәм һөнәри каравыгыз өчен рәхмәтле. Районның бүгенге энергетика комплексы нигезенә зур көч куйган ветераннар аерым рәхмәткә лаек. Якынлашып килүче яңа елда да бурычларыгызны намус белән үтәрсез, сыйфатны яхшыртырсыз, табигать шартларына бәйле гадәттән тыш хәлләрдә һәрвакыт зур оперативлык күрсәтерсез дигән ышаныч белдерәбез.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, хөрмәтле энергетика тармагы хезмәтчәннәре, шулай ук тармак ветераннарына уңышлар, саулык-сәламәт, бәхет, гаилә иминлеге телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев