Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә

Шушы уңайдан "Татарстан почтасы"ның районара почтамты начальнигы Фәнил Ильясовтан котлау алдык.

"Почта, техника казанышларына, коммуникацияләрнең зур тизлек белән үсүенә карамастан, һәркем файдалана алырлык элемтә чарасы булып кала. Почта кешеләрне һәм шәһәрләрне берләштерә, араларны якынайта. Почта элемтәсе хезмәткәрләре үзләренең җиңел булмаган көндәлек хезмәтләре белән мөһим социаль бурыч үтиләр, кешеләрнең җәмгыяви әһәмиятле һәм дәүләти мәгълүмат ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итәләр. Һөнәри бәйрәм уңаеннан почта элемтәсе хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын ихлас тәбрикләп, барысына башкарган игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Почтада үз хезмәтләренә бирелгән, тирән ихтирамга лаеклы энтуазистлар эшләве беркемгә дә сер түгел",- диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев