Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БҮГЕННӘН СОЛДАТ БУЛЫРЛЫК

Елдагыча, 1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш башланды. Шуңа күрә хәзер хәрби комиссариатларда кызу эш өсте. Армия хезмәтенең абруен күтәрү өчен дә соңгы вакытта төрле чаралар күрелә.

Әйтик, хәзер егетләргә армиягә киткәндә махсус тарифлы кесә телефоннары тапшыралар. Республиканың җыелу пунктында банк карталары да өләшәчәкләр. Ай саен солдатларның счетына икешәр мең сум акча күчәчәк. Ә менә хәрби бурычын үтәмәгән егетләрнең мөмкинлекләре, кире­сен­чә, чикләнә бара. Алар, мәсәлән, дәүләт хезмәтенә эшкә урнаша алмаячак. Кайбер депутатлар бернинди сәбәпсез хәрби хезмәткә бармаган кешеләрдән хәтта өстәмә салым да түләттерергә тәкъдим итә.

Шулай да хикмәт ничек тә бер хезмәт итеп кайтуда гына түгел, билгеле. Кораллы Көчләргә чыдам, әзерлекле, физик яктан көчле егетләр кирәк. Узган шимбәдә Сабаның кадет-интернат мәктәбендә быел көз армиягә чакырылачак егетләр арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча үткәрелгән республика спартакиадасының зона туры аларның бу таләпләргә җавап бирерлек хәлдә икәнлекләрен күрсәтте. Ярышка Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарыннан килгәннәр иде. Зона турына барысы 6 команда чакырылса да, Лаеш, Мамадыш, Кукмара районнарыннан призывник­лар нигәдер күренмәде. Кайсыныңдыр автобусы да ватылып калган булып чыкты. Тагын да аянычы шул: кайбер зоналарда мондый ярышларны оештырып та тормыйлар, республика спартакиадасына командаларны чират буенча гына җибәрәләр икән. Шунысы куанычлы, Саба зонасында призывниклар белән эшләүгә игътибар зур. Бәйгене ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов килгән иде. Ул егетләр алдында чыгыш ясап, барысына да ярышта җиңү теләде, хәрби өйрәнүләрдә бул­ган чак­ларын искә төшереп, Калашников ав­томатын да сүтеп җыйды.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Р.Исмәгыйлов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев