Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Биредән тормыш башлана

Гаиләдә яңа кешенең дөньяга аваз салуы зур куаныч. Бала туу шатлыгы белән беррәттән, күпсанлы күңелле мәшәкатьләр барлыкка килә.

Шуларның иң беренчесе - исем кушу. Менә шул көннән үк ата-ананың ЗАГС органнарына "эше төшә" дә инде һәм шушы бәйләнеш гомер буе дәвам итә. Шулай ук йөрәкләрен, язмышларын, тормышларын гомергә бергә бәйләргә булган яшьләр дә башта гражданлык хәле актларын теркәүчеләргә мөрәҗәгать итәләр. Кыскасы, ЗАГС бүлеге тормышыбызда гаять зур роль уйный. Шуңа күрә дә районыбыз оештырылуга ук башкарма комитетның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге дә булдырылган. Шул вакыттан алып, ЗАГС хезмәткәрләре хокукый дәүләт төзелешендә гражданнарның ирекләрен һәм хокукларын, милек һәм шәхси мәнфәгатьләрен саклау­ны тәэмин итү белән бәйле мөһим эш башкарып киләләр. Быел, мәсәлән, ЗАГСта 400 сабыйның әти-әнисенә туу турында таныклык бирелгән, 257 пар тантаналы язылыштырылган. Күрсәткечләр районда демография хәленең яхшыра баруы турында сөйли.

әвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев