Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Борчак сугалар

Район хуҗалыкларында урып-җыюга гадәттә июльнең ахырларында керешелә иде.

"Быел табигать үзенчәлекләренә буйсынырга, кайсы культура алдан өлгерә, шунысын җыйнап алырга туры килә",- диләр агрономнар. "Туган як" җәмгыятендә урып-җыюга 12 июль көнне үк чыктылар. Айтуган Гарипов белән Нияз Маликов "Нива" комбайнында 113 борчакны теземнәргә салдылар.

Хуҗалыкта өч "Нива" һәм Айтуган Гариповның улы Айдарга "Енисей" комбайны белән 1800 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарырга кирәк. Игенче-механизаторларга басуга ике тапкыр кайнар аш чыгарыла, техник хезмәт күрсәтү, ягулык белән тәэмин итүләр дә басуга чыгарыла. Комбайнчыларның башкарган эшләренең сыйфатына көн саен иртә белән техник паспортларына агроном белән бригадир тарафыннан билге куела. Комбайннар янгынга каршы кирәк-яраклар, аптечка һәм эш киемнәре белән тәэмин ителгән. Игътибарны борчакның җиргә егылмаган булуы, төп-төз утыруы, комбайн ургычлары артыннан басу өстенең чиста калуы җәлеп итте. "Варис" сортлы борчакның хуҗалыкта әле беренче ел гына игелүе икән. "Теземнәр елына карата калын, күпме уңыш көтәсез?"- дигән сорауга ул көнне бригадир Ришат Ахунҗанов: "Уңыш астына кертелгән барлык минераль ашламаларны исәпләп һәм контроль суктырып караган участоктан чыгып, 20 центнердан ким булмаска тиеш",- дип җавап биргән иде. Телефон аша хуҗалыкның баш агрономы Рөстәм Ганиев белән элемтәгә кереп гектар уңышы белән кабат кызыксынгач: "14 июль көнне Илназ Маликов "Нива", "Мичән" филиалының ике "Акрос" комбайны белән суктырдык, әмма планлаштырган уңышның яртысы гына (10,4 центнер) алынды, тулай җыем 1180 центнер булды. Әле арыш өлгереп бетмәгән, шуңа күрә Айтуган белән Нияз "Тимершык" филиалына борчак урырга киттеләр",- дип җавап бирде. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак башланды