Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бозаулар иркендә

Терлекчелектә июнь ае эш нәтиҗәләренә багышланган район семинары "Октябрь" җәмгыятенең Туктар бригадасында үткәрелде.

Шушы чорда хуҗалыкларда сөт һәм ит җитештерү, сыерларның продуктлылыгы, бозау алу күрсәткечләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Илсур Латыйпов таныштырды. Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Шакиров чыгышында торакларга дезинфекция ясауны тизләтү турында сөйләде. Бүгенге көнгә егерме өч хуҗалыкның унберендә генә агартылганлыгын әйтте.

Киңәшмәнең практик өлеше Туктар фермасында дәвам итте. Биредә җитәкчеләр һәм зооветеринария белгечләре яшь бозауларны җәйге чорда асрау өчен уңайлаштырып төзелгән абзарлар белән таныштылар. Җәмгыять җитәкчесе Ленар Капитонов хезмәтне оештыру шартларын аңлатты. Семинарны җәйләү чорында мул продукциягә ирешү, терлек азыгы туплау һәм урып-җыюны уңышлы үткәрүгә кагылышлы тәҗел мәсьәләләргә тукталып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин йомгаклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бозаулар

2
X