Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БӨРӘ БУЕНДА – САБАНТУЕНДА

Сабантуй - гасырлар буена нинди генә зилзиләләр купмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык, горурланырлык һәм милли-мәдәни күренеш, бәйге бәйрәме буларак сакланып, һәр ел саен кабатланып килә.

Быел да ил-көнгә иминлек, игеннәрнең мул үсүен теләп, бәйрәмне көтеп алдык. Һава торышы нәкъ без теләгәнчә булды: тирләтмәде дә, туңдырмады да, яңгыр да, җил дә ул көнне ял итте. Шуңа күрә олысы-кечесе иртәдән ямьле Бөрә буена агылды. Биредә халыкны мәйданга керә-керешкә оешма-предприятиеләр үзләрендә җитеш­те­релгән продукция күргәзмәсе белән каршы алдылар. Ә районара күз хирургиясе табиблары урнашкан палатканы күргәннәр, иң мөһиме сәламәтлек, дия-дия бушка күзләрен тикшерттеләр. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев