Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Брюссельда өч ил татарлары “Аулак өй"гә җыелды

Бельгия татарлары ассоциациясе әгъзалары кичәне милли атрибутика, кулланма сәнгать элементлары белән бизәде.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Брюссельдә Бельгия, Германия, Нидерланд татарлары Россия фән һәм мәдәният үзәге ярдәмендә “Аулак өй” этник чарасына җыелды. Бу хакта “Бельгия татарлары” берлеге хәбәр итә.

Бельгия татарлары ассоциациясе әгъзалары кичәне милли атрибутика, кулланма сәнгать элементлары белән бизәде. Чарада катнашучылар үзләре яратып башкарган эшләре турында сөйләделәр, әби-бабаларыннан өйрәнгән шөгыльләре турында  хатирәләрен уртаклаштылар.

Шулай итеп, Гөлчәхрә Тимашева тамбур җөйле ефәк эшләнмәләрен тәкъдим итте. Нидерланд кунагы Ләйсән Гафурова кунакларга тиредән аяк киеме тегү буенча мастер-класс үткәрде. Льеждан Аделина Ситдыйкова тәлинкәгә бизәк төшерү серләре белән уртаклашты.

Чарада Татарстаннан язучы, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, “Бәллүр каләм” премиясе иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Галиуллина катнашты. Ул “Аулак өй” традицияләре турында сөйләде, шулай ук үзе белән Саба районыннан алып килгән эрләгечтә эшләү техникасын күрсәтте.

Кичәдә Кельннан Флүзә Ишметьева гаиләсе белән катнашты. Ул биш энә белән бәйлү осталыгына ия. Моннан тыш ул борынгы мөнәҗәтләргә дә мөкиббән.

Кичәдә “Йөзек салыш”, “Йолдыз санау” һ.б. җырлар башкарылды.

 

 

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев