Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бурыч – Ватанга хезмәт

Бүген Татарстан егетләренең беренче төркеме армиягә китте. Ә көзге чакырылышта районыбыздан барысы 54 егет солдат киеме кияргә тиеш.

Сишђмбе кљнне шушы уңайдан Саба мәдәният йортында "Хәрби хезмәткә чакырылучы көне" тантаналы шартларда узды. Күркәм традициягә кергән әлеге чарага быел көз Россия Кораллы Көчләренә озатылачак егетләр, аларның әти-әниләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, югары сыйныф укучылары, кадетлар чакырылган иде.

Бәйрәм кичәсен Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Равил Гасыймов ачты. "Егетләрне тантаналы шартларда, хәерле юл теләп, армия сафларына озатабыз. Ватанны саклау мактаулы бурыч икәнлеген барыбыз да яхшы аңлый. Шунысы куанычлы, якташларыбыз ышанычны аклыйлар, хәзерге көндә 121 егетебез армия сафларында яхшы гына хезмәт итәләр. Шуларның 61е язгы, 60ы көзге призывта чакырылган иде. Егетләребез район данын Россия күләмендә күрсәтеп киләләр. Инде менә тагын 54 егетебезне армия сафларына озатырга җыенабыз. Аларның барысына да Ватан алдындагы бурычларын үтәүдәге хезмәтләрендә уңышлар, исән-сау әти)әниләре янына әйләнеп кайтуларын теләргә рөхсәт итегез",- диде ул. Призывникларга республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары буенча бүлеге башлыгы Айдар Гафиятуллин да изге теләкләрен җиткерде.

Аннары сәхнәгә хәрби хезмәткә алыначак 21 егет Ранил Әхмәтгалиев (Явлаштау), Разил Булатов (Миңгәр), Владимир Браун, Артур Владимиров, Динар Линиченко, Илшат Шамилов (Шәмәрдән), Айдар Ибәтов (Төбәк), Илдар Нәгыймов (Олыяз), Рамил Сәйфетдинов (Шекше), Илсур Сәйфуллин (Юлбат), Илгиз Фәйзерахманов (Оет), Чингыз Якупов (Язлы Арташ), Рөстәм Минһаҗев (Лесхоз), Марат Шиһабиев, Делүс Гыйлемханов (Саба), Алексей Иванов (Тимершык), Данис нуриев (Кече Шыңар), Ленар Бикчәнтәев (Иске Икшермә) чакырылды. Алар барысы да асыллар, үз-үзләренең тотышларыннан ук күренгәнчә, егетләр хәрби хезмәткә Ватан сакчысы исемен горур йөртәчәгенә ныклы ышаныч белән бара. (Язманың тулы вариантын "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев