Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Татарстан юллар төзелешенә 2 млрд сумнан артык бюджетара акча алачак

Юл хуҗалыгы тармагында төбәк программасы максатчан күрсәткечләренә ирешү, илнең социаль-иктисадый үсеше өчен аеруча мөһим эре проектларны гамәлгә ашыру өчен республикага 850 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.

Татарстан төбәк, муниципальара, җирле гомумкулланылыштагы юллар үсеше һәм сыйдырышлылыгын арттыру өчен тагын 1 млрд 445 млн сум алачак.

"Транспорт системасы үсеше" дәүләт программасының "Юл хуҗалыгы" бүлеге кысаларында РФ Хөкүмәте карары буенча юл хуҗалыгы тармагында төбәк чараларын гамәлгә ашыруга 2015 елда федераль бюджеттан төбәк бюджетына бюджетара трансфертларны билгеләү һәм күчерү кагыйдәләре РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган. 2015 елда федераль бюджетта бу максатларга 69 млрд 319 млн сум акча каралган.

Бу акча Россия Президентының 2012 елның 22 декабрендә төзелгән йөкләмәләр исемлеген үтәү кысаларында бүлеп бирелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев