Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чемпионатка Казан тагын да матурланачак

Казанда узачак Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына әзерлек эшләре дәвам итә. Чарага чит илләрдән бик күп кунаклар килүен истә тотып, башкалабызны тагын да яңарту, матурлату, чистарту өлкәсендә дә эш алып баралар.

Әле шушы көннәрдә генә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчеләре белән бергә Казанның үзәк урамнарын әйләнеп узды.


Сәяхәт вакытында, Рөстәм Миңнеханов 1898 елда төзелгән Бактериология институтында бара торган ремонт эшләрендә темпны киметмәскә кушты. Җитәкчеләр караган чираттагы объектларның берсе - 1961 елда төзелгән Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге бинасы. Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать дәүләт музее директоры әйтүенчә, бинаны төзекләндерү өчен 80 миллионлап акча кирәк. Рөстәм Миңнеханов исә әлеге объектны контрольгә алырга кушты.

Парклар һәм скверлар елы уңаеннан шәһәрдә Зур Кызыл - Жуковский урамнары чатында яшел зона барлыкка килергә мөмкин. Әлеге тәкъдимне архитектура университеты студенлары җиткергән. Зур Кызыл урамы, 35 адресы буенча Венецианов йорты янындагы скверны яңартырга дигән ният тә бар. Ул Казан консерваториясенә карый икән. Монда татар композиторы Рөстәм Яхинга һәйкәл кую да планлаштырыла.

Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасының эче зур реконструкциягә мохтаҗ. Татарстан лидеры ремонт эшләре башлау өчен бинаны тикшереп чыгарга кушкан. Агач сәнгате ядкяре булган Варвара Дружинина йорты дүрт янгын кичергән. Хәзер анда төзекләндерү эшләре бара. Җәй азагына эшләрне тәмамларга ниятлиләр. Карл Маркс урамындагы Дротаевский йортында исә КДСУ белән хезмәттәшлектә яшь архитектор мәктәбе ачарга җыеналар.

Татарстан Президенты сайтының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Мәдәният министрына, Казан Башкарма комитеты белән бергәләп, сынлы сәнгать музее территориясен киңәйтү мәсьәләсен карау буенча йөкләмә биргән.

Лядской бакчасына элеккеге фонтанны кайтарырга дигән фикер бар. Хәзер аның урынында зур клубма тора икән. Фонтаннан тыш биредә балалар мәйданчыгын яңарту да исәптә.

Тарихи урамнарны әйләнеп чыкканнан соң, Рөстәм Миңнеханов, Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатына кадәр Казанның тарихи үзәген тәртипкә китерергә кирәк, диде.

Бу - төп туристик маршрут, шуңа күрә тротуарларны төзекләндерергә, ядкярләр фасадларын рекламадан арындырырга, шулай ук веломаршрутны арттыру мөмкинлеген карарга кирәк, - диде ул.

Шәһәр мэры Илсур Метшин да шәһәрнең тышкы бизәлешенә зур игътибар бирергә кирәклегенә басым ясый. Универсиадага әзерлек вакытында шәһәр үзәгендәге җәяүле урамнар ныклап төзекләндерелгән булган, кеше күп йөри торган урыннарда бәдрәфләр дә куелган. "Хәзер исә, җәяле тротуарларның сыйфатына, аерым алганда, инвалид арбалары, велосипедлар йөрү өчен уңайлы юллар булдыруга зур игътибар бирергә кирәклеген искәртә мэр. Елга портында да үзгәрешләр көтелә. Мэр фикеренчә, «Елга порты - ул су капкасы кебек. Аннан туристик Казан башлана».

Рөстәм Миңнеханов исә тагын бер айдан Казан үзәге урамнарын кабат карап йөрергә җыена, дип хәбәр итә Татарстан Президенты сайтының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев