Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дәүләт булышлыгы – күптармаклы

Агымдагы елда пенсия системасында нинди үзгәрешләр бар? Пенсияләр артырмы? Дәүләт элеккечә ярдәм итәрме? Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары идарәсе җитәкчесе Р.Хисмәтуллов газета хәбәрчесенең әнә шул сорауларына җавап бирде.

- Башта 2011 хисап елына йомгак ясап шуны билгеләп китә алам: идарә хезмәткәрләре бурычларын намус белән үтәделәр, ягъни пенсия һәм пособиеләр тулы күләмдә үз вакытында түләнде. Саба районында 9673 гражданга ай саен уртача күләме 6878,69 сум тәшкил иткән пенсия бирелеп барылды. Моннан тыш 5448 кеше айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) алды, 193 граждан өстәмә рәвештә ай саен матди тәэмин ителде, 12 кешегә күмер сәнәгатендә эшләгән өстәмә түләүләр бирелде.

- Рөстәм Әделҗанович, былтыр пенсияләр ике тапкыр индексацияләнде. Быел да шулай булачакмы?

- Пенсионерларны алга таба да матди тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү бурычын тормышка ашыру өчен 2012 елда да Пенсия фондыннан чыгымнар каралган. Хезмәт пенсияләре 1 февральдән - 7, ә 1 апрельдән 2,4 процентка индексацияләнәчәк. ЕДВ күләме 1 апрельдән 6 процентка артачак. Социаль һәм дәүләт пенсияләренең 1 апрельдән 14,1 процентка артуы көтелә.

- Гаиләгә дәүләт булышлыгы программасы ничек тормышка ашырыла?

- Программа гамәлгә кергәч, барысы 1038 гаиләгә ана капиталына сертификат бирелде. Капиталны 271 гаилә кредит (89,5 миллион сум күләмендә) түләүгә, 134 гаилә 31,4 миллион сумны кредит җәлеп итмичә торак шартларын яхшырту өчен файдаланды, 2 гаилә баласын укытуга тотты. Ана капиталының күләме 2012 елның 1 гыйнварыннан 6 процентка индексацияләнде һәм 387640 сум тәшкил итте. Шулай ук капиталны файдалану мөмкинлеге дә киңәйде. Хәзер гаиләләр аны балаларын мәгариф учреждениеләренә, шул исәптән балалар бакчаларына йөргәнгә түләү өчен дә файдалана алалар.

- Безне пенсиянең тупланма өлешен түләүдә үзгәрешләр көтәме?

- 2012 елның 1 июленнән башлап пенсия тупланма өлешен алуга хокукы булган пенсионерларга гаризалары нигезендә пенсия тупланмасыннан тиешле түләү бирелә башлаячак. Закон әлеге тупланмадан берничә төрле түләүне билгели. Пенсиясенең тупланма өлеше картлык буенча хезмәт пенсиясе күләменең 5 процентын яки аннан да кимрәкне тәшкил иткән гражданин әлеге өлешне берьюлы да алырга мөмкин. Бу очракта ул әллә зур сумма булмый. Әгәр тупланма өлеш 5 проценттан артса, пенсионерлар аны бүлеп түләнә торган (сроклы) түләү итеп алу хокукына ия булачак. Сроклы түләү пенсия тупланышын өстәмә иминият кертемнәре, эш бирүче кертемнәре, пенсияне финанслауга булышлык итү өчен кертелгән взнослар, аларны инвестицияләүдән алынган керемнәр, ана капиталы чыганаклары хисабына формалаштырган иминиятләүче затлар тарафыннан тормышка ашырыла. Әлеге түләүне алу дәвамлылыгын кеше үзе билгели, ләкин ул ун елдан да ким булырга тиеш түгел. Пенсиянең тупланма өлешен сроклап түләүнең мөһим үзенчәлеге шунда, әгәр кеше әлеге төр түләүне ала башлаганнан соң үлеп китсә, алынмый калган өлеше аның хокукый варисына биреләчәк. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X