Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«ДЖОН-ДИР» – УҢАЙЛЫ ТЕХНИКА

Галимуллиннар җирдә эшләр өчен туган, чын механизаторлар.

"Саба" җәмгыятенең "Джон-Дир" тракторчысы Васыйл Галимуллин без килгәндә, "Мичән" филиалы басуында көзге җир эшкәртүдән төнге сменадан кайтып кына кергән иде. "Улым Марат белән бер тракторда эшлибез, мине ул алыштырды",- диде ул.

Хәзерге заманда улы күңелендә техникага, игенчелек тармагына мәхәббәт тәрбияли алган атадан да бәхетле кеше юктыр. Тимершык егете Васыйл армия сафларыннан кайтуга, Саба "Мелиорация"се җәмгыятенә эшкә урнаша һәм Иләбәр авылында төпләнеп кала. Мелиорация тармагында 25 ел "Беларусь" тракторында эшли. Соңгы тугыз елда "Саба" җәмгыятендә Америкада җитештерелгән югары җитештерүчән "Джон-Дир" тракторын иярли. Шунысын да әйтергә кирәк, чит ил техникасы белән идарә итү, техник хезмәт күрсәтү, көйләү эшләренә "Кендери"дәге базасында практика узып, ике көн укып, иң беренче Васыйл өйрәнеп кайтты. Хәзер инде районда бу "иномарка"ларның саны бишкә җитте. "Җир кешесенә эшләр өчен җитештерелгән искиткеч уңайлы техника. Кабинада тавыш юк, тузан керми, радио сөйли, кондиционер һаваны җилләтеп тора. Үзенең тиешле мото-сәгате, майны, фильтрны алыштырырга вакыт җитүен компьютерда күрсәтә. Техник хезмәтне "Сабагро" җәмгыяте белгечләре башкара. Уңайлы шартларда эшләгәч, безнең дә организмга авырлык килми. Марат җәйге чорда "Нью-Холланд" комбайнында эшләп, 16000 центнер ашлык суктырды. "Иномарка" техниканың рәтен белгәнлектән, "Джон-Дир"ны да тиз үзләштерде, бик яратып эшли",- дип, улы өчен дә куануын сиздерде.

- Галимуллиннар җирдә эшләр өчен туган, чын механизаторлар, алар техниканың сулышын тыңлап эшләтә беләләр. Үз егәрлегендәге техникалар буенча берничә ел район хуҗалыклары арасында җир эшкәртү һәм чәчү буенча 1нче урынга чыкты. Авыл хуҗалыгы тармагындагы барлык хезмәтләре өчен Васыйлга былтыр "ТР атказанган механизаторы" дигән мактаулы исем дә бирелде,- диде алар турында сорагач, "Саба" җәмгыяте директоры Зиннур Дәүлиев.

Эшлисе килеп эшләүләре Васыйлның хезмәт күрсәткечләрендә дә чагыла. Ул быел "Саба" җәмгыяте филиалларында 3843 гектарда чәчү үткәргән, 3047 гектарда җир эшкәрткән. Соңгы вакытлардагы яңгырлар көзге эшкәртүләрне тоткарлады, әмма басуда "Джон-Дир" кебек көчле техника эшләгәндә озакка бармас.

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X