Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фатир ачкычлары алдылар

Узган атнада Байлар Сабасында истәлекле вакыйга булды:

Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына, шулай ук яшь гаиләләргә фатир ачкычлары тапшырылды. Әлеге категория гражданнарга 27 фатирлы йортны җаваплылыгы чикләнгән "Ак таш" җәмгыяте төзүчеләре тиз арада, әмма сыйфатлы итеп төзеп бирделәр. Сыйфатлы, чөнки алар заманча проектлар буенча, яхшы төзелеш материалларыннан һәм үз эшләренең чын осталары тарафыннан төзелә. Бу йортларга сокланып карап торырлык.Яшьлекләрендә яшәү уңайлыкларының нәрсә икәнлеген белмәгән, чишмә-коелардан чиләкләп су ташыган өлкәннәребез былтыр да, инде менә быел да олыгайган көннәрендә барлык шартлары да тудырылган фатирлы булдылар.

Ветераннарыбыз фатирларында булгач, соклануларын яшермиләр, ихластан ил, республика, район җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәт белдерәләр. Барлык уңайлыклары тудырылган, бүгеннән үк күчен дә, яңа урында матур тормыш башла.

Сабада яңа төзелгән йорттан ветераннарга 27 фатирның алтысы бирелде Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов фатир ачкычын иң элек шуларның берсе - Көек авылында яшәүче сугыш инвалиды Шаһи абый Гайфиевка тапшырды. 1944 елның гыйнварында фронтка киткән, Суслонгер мәхшәре аша үтеп, Көнбатыш Украинада бандерачыларга каршы сугышкан,туган авылына 1948 елда гына кайткан ветеран олыгайган көнендә район үзәгендә яшәү мөмкинлеге биргәннәре өчен Саба муниципаль районы һәм башкарма комитеты җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев