Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев Явлаштау балаларына уку әсбаплары тапшырды [+фото]

Республикабызда 7 июльдән "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе старт алды. Әлеге хәйрия чарасы 2007 елдан яшәп килә һәм халыкта хуплау таба.

Мәрхәмәтле җаннар сыйныфка баручыларга булышу кебек игелекле эштән читтә калмаска тырышалар. Районыбызда быел беренче матур үрнәкне Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев күрсәтте. Ул туган авылы Явлаштауга кайтып, беренче сыйныфка баручы 9 балага тантаналы шартларда уку әсбаплары белән сумкалар тапшырды. Моннан тыш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә ике велосипед бүләк итте. Ә театр артистлары Явлаштау, Мишәбаш авылларыннан әти-әниләре белән килгән балаларга "Ак барс маҗаралары" спектаклен күрсәттеләр. "Бик күңелле булды. Укучыларның җәйге каникулы чорында үткәрелгән чара балалар тормышын җанландырып җибәрде. Алар әти-әниләре белән бергә шатландылар",- диде мәдәният йорты директоры Гәүһәрия Әхмәтҗанова.

Мансур Зиннур улы Явлаштауда яшәүче әти-әнисе янына еш кайтып йөри. Узган ел "Үз мәктәбеңә булыш" акциясендә дә катнашып, белем алган мәктәбенең актлар залына урындык­лар биргән иде. "Саба дулкыннары" телевидениесе журналистлары белән әңгәмәсендә акциянең дәвам итәчәген, быел беренчегә барачак балаларның 11 елдан соң чыгарылыш кичәсенә чакыру көтеп калачагын белдерде.

Тантанада катнашкан Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев әйткәнчә, быел районыбыздан беренче сыйныфка 360тан артык бала укырга керәчәк. "Акция елның-елында киң колач алып бара. Беренче сыйныфка керүче, аз керемле, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итүне оештырып киләбез, ата-аналардан­ рәх­мәт сүзләре ишетәбез. Быел да­­ мәгариф бүлеге белән берлектә әлеге категориягә кергән балаларны барлап, оешма-предприятие, шәхси эшмәкәрләрнең ярдәменә таянып аларга булышуны оештырдык. Моның мисалын бүген дә күрәбез. Явлаштауда туып үскән һәм җитәкче урыннарга күтәрелгән кешеләр авыл­дашларының балаларына бик теләп булышлык күрсәтәләр. Акция әле 25 августка кадәр дәвам итәчәк",- диде ул.

Хәйрия акциясен оештыручыларның да, аңа кушылучыларның теләге бер генә: 1 сентябрьдә барлык укучыларның да йөзләрендә шат елмаюлар гына балкысын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев