Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Галстук урынына – спортивка

Барысы 12 команда арасында барган "Күңелле стартлар" спорт уеннары, чыннан да, мавыктыргыч һәм җиңүгә омтылышлы булды.

Октябрь аенда укытучыларның һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтү - күптәнге матур һәм күркәм традиция. Мәгариф системасында эшләүчеләрнең быелгы бәйрәмнәре башка еллардагы белән чагыштырганда үзгәрәк буласын барысының да спорт киемнәрен килүе үк күрсәтеп тора иде. Кыскасы, укытучылар ул көнне хөрмәтләнеп кенә калмадылар, иң элек төрле спорт уеннарында катнашып үзләренә-үзләре бәйрәм-тамаша да ясадылар. Тантана Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймовның мөгаллим-мөгаллимәләрне барлык әти-әниләр, укучылар, алдагы елларда мәктәп тәмамлаганнар исеменнән ихлас тәбрикләве белән башланды. "Быелгы бәйрәм чарасын спорт комплексында уздыруга тәрбиянең бер алымы итеп карарга кирәктер. Мәдәният йортына иң соңгы мода күлмәк, туфли киеп, галстуклар тагып, урындыкларда арыганчы докладлар тыңлап утырып кайтып киткәнче, спорт уеннарында катнашып, үзара ныграк аралашып, укучыларыбызга бу яктан үрнәк була, аларга тиешле физик тәрбия бирә алабызмы икән дигән сорауга, һич югы, күңелдән булса да җавап табып таралышуны күздә тоткан чараны тәкъдим итеп карарга булдык",- диде Р.Гасыймов. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетасыннан укырга мөмкин).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев