Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ХАФИЗӘ ӘБИ ЙӨЗЬЯШӘР БУЛДЫ

"Сабыр булырга, кабаланмаска, бер эшне башкармыйча, икен­чесенә тотынмаска кирәк. Әбиемнең озак яшәвенең сере - сабырлыгында", - ди Иске Мичән авылында яшәүче әбисе Хафизә әби Галимуллинаның оныгы Файмә ханым.

Болай дип әйтерлеге дә бар шул: 19 сентябрьдә аның дәү әнисенә 100 яшь тулды.Йөзьяшәр әбекәйнең олы юбилее белән котларга Саба муниципаль районы, социаль яклау идарәсе, Иске Мичән авыл җирлеге, хуҗалык җитәкчеләре, авыл халкы килгән иде. Хафизә әби яшәгән өй, ишек алды бизәлеше белән, ул көнне кыз бирәсе йортны да хәтерләтеп куйды.

Йөзьяшәр тумышы­ белән Бакшанды авылыннан. 1912 елда туган кыз Теләче районының Айдар авылына кияүгә чыга. Тыныч тормыш озакка бармый: илгә кара мәхшәр килә. "Сугыш вакытында эшләмәгән эшебез калмады. Урманын да кис­тек, тездән салкын су ерып, кул чанасы тартып симәнәсен дә ташыдык. Без күрмәгән калмады",- ди Хафизә әби ул михнәтле чор турында исендә калганнарын күңелендә яңартып.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев