Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Хатын-кыз – гаилә терәге

    Рәйсә Газизҗанова (Тимершык авылыннан) ире Мөхәммәтнур белән сигез ел гына яшәп калалар.

    Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы хатын-кызлар җәмәгать оешмасы "Аналар көне" уңаеннан игълан иткән чараның тәүгесе ныклы әзерлек белән Тимершык мәдәният йортында узды. Чараның кунаклары итеп Тимершык авыл җирлегенә кергән биш авылның мөхтәрәм хатын-кызлары - аналар чакырылды. Алып баручылар аларның һәрберсенең үзенчәлекле тормыш юлы белән таныштырдылар. Рәйсә Газизҗанова (Тимершык авылыннан) ире Мөхәммәтнур белән сигез ел гына яшәп калалар. Аларны фаҗигале үлем аера. Ул иренә тугрылыгын саклап, дүрт баласын тәрбияләп, белем алырга, һөнәр сайларга ярдәм итеп, ялгыз үстерә. Әмма язмыш аяусыз, Рәйсә апага кадерләп үстергән улын соңгы юлга озату ачысын да кичерергә туры килә. Маһинур Ахуновага (Көек авылыннан) ир җылысын тоеп яшәү бәхете дүрт кенә ел насыйп булган. Өч яшьлек һәм җиде айлык балалары белән 27 яшендә тол калган һәм утыз өч ел иренең әнисе белән әниле-кызлы кебек гомер кичергәннәр. Утыз җиде ел терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыккан. (Язманың тулы вариантын "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: