Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәткә дәрт өстәде

Лесхоз бистәсенең Сабантуй мәйданы 14 июльдә меңнән артык терлекчене кабул итте.

Җәй уртасында үткәрелә торган слетны шушы тармакта эшләүчеләр көтеп алалар. Елныкы-елга охшамый, быелгысы тагын да яхшырак, үзенчәлекле бизәкләргә баерак кебек тоелды.

Слет район сәнгать мәктәбе бию төркеме чыгышы белән башланды. Бу мизгелдә мәйдан музыка дулкыннары астында аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгәндәй тоелды, илаһи матурлыктан күзләр камашты, күңелләрне бәйрәм рухына тоташтырды. Әлеге халәтне Лесхозның Нургали мәчете имам-хатыйбы Рәзил хәзрәт Сафинның илгә-көнгә игелек теләгән Коръән сүрәләренең моңлы аһәңе, бәйрәмне башларга хәер-фатихсы тагын да тулыландырып, нурга күмде.

Тантананы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов ачты: "Мондый бәйрәмнәрне терлекчелектә хезмәт уңышларыбыз булганда гына үткәреп була, тырышлыгыгыз өчен рәхмәт",- дип башлады сүзен һәм тармакны үстерү юлында алып барыла торган киң колачлы төзелешләрне ассызыклап узды. "Әле кайчан гына сыерларны робот белән саву турында сөйләшә башлаган идек, ул хыялыбыз да чынга ашты",- дип терлекчеләр белән куанычын уртаклашты.

Бәйрәм тантаналы мизгеленә якынлашты. Татарстан гимны астында узган елгы терлекчеләр Сабантуеның абсолют батыры Айнур Нуриев ("Саба" җәмгыятенең "Тимершык" филиалы җитәкчесе) һәм Гөлзирә Мәүлетова ("Шытсу" җәмгыяте сыер савучысы) слет флагын күтәрделәр.

Терлекчеләрне котлауны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин дәвам итте. "Агымдагы яртыеллыкта терлекчелек продукцияләре җитештерүдә 110 процент үсеш тәэмин ителүе, сыерларның баш санын 1200гә арттыру, барлык сатылган продукциянең 92 проценты терлекчелек тармагына туры килүе уртак хезмәт җимешебез. Агымдагы елның икенче яртыеллыгында җитештерү күләмен тагын да арттырып, елны һәр сыердан кимендә уртача 6000 килограмм сөт савып тәмамларбыз дип ышанам. Максатыбызга терлекчеләргә алдынгы технологияләргә нигезләнгән уңайлы эш шартлары тудыру һәм югары продуктлы сыерлар санын арттыру исәбенә ирешәчәкбез",- дип ихлас теләкләрен җиткерде ул.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев