Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле райондашлар, бердәмроссиялеләр!

Агымдагы елның 1 декабрендә "Бердәм Россия" сәяси партиясе үзенең 13 еллыгын билгеләп үтә. Бүген "Бердәм Россия" партиясе илебездәге сәяси тормышының аерылгысыз өлеше булып әверелде.

Аның төп позициясе илебезне тотрыклы үстерү, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, шулай ук Россия Президенты тоткан юнәлешне хуплаудан гыйбарәт. Әнә шулар партиябезгә кыска гына вакыт эчендә илкүләм сәяси көчкә әйләнү мөмкинлеге бирде. "Бердәм Россия" күпмилләтле илебезнең бердәмлеген, дәүләт суверенитетын һәм социаль-икътисадый үсешнең тотрыклылыгын саклый. Сәяси көндәшләреннән аермалы буларак, буш вәгъдәләр бирми, конкрет эш күрсәтә, дәүләт сәясәте булып торган бурычларны уңышлы тормышка ашыра. Бер генә сайлау кампаниясендә дә җиңелгәнебез юк. Шулай ук быелгы 14 сентябрь сайлауларында да бердәмлегебезне, сайлаучылар арасында абруйлы булып калуыбызны расладык. Саба - 3,5 меңгә якын партия әгъзасы, 300гә якын партия тарафдары белән республикада югары күрсәткечле районнарның берсе. Киләчәктә дә сафларыбыз артыр, 2015 ел сайлауларында да сынатмабыз дигән ышанычта калам.

Райондашларыбызны, бердәмроссиялеләрне партиянең 13 еллыгы белән котлыйм, республикабыз, районыбыз үсеше хакына фидакарь хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телим.

Рәис Миңнеханов,

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе сәяси советы сәркатибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев