Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң мөһиме – сыйфат

Бу көннәрдә район хуҗа­лыкларында җитәкчеләр, баш белгечләр тарафыннан авыл хезмәтчәннәре алдында 2012 елда башкарылган эшләргә хисап ясалып, 2013 елга яңа бурычлар билгеләнә, хезмәт алдынгылары бүләкләнә.

"Симет" җәмгыятендә хезмәт­чәннәрнең отчет җыелышы зур активлык белән үтте. Эшчәнлек тотрыклы барганда, тармак белгечләренең дә нык ышаныч белән сөйләрлек сүзләре бар. Җәмгыятьнең баш икътисадчысы Резеда Сәүбәнова чыгышын: "Ел дәвамында хуҗалыкта эшләүчеләргә 13 миллион 108 мең сум хезмәт хакы исәпләнде. Хезмәт хакы хуҗалыкка кергән акча кеременең 34 процентын алып тора. 2012 елда бер кешегә уртача айлык хезмәт хакы 11146 сум туры килде. Алдагы елда бу 10072 сум иде, үсеш - 111 процент",- дип башлады. Хуҗалыкта сату бәяләре белән исәпләгәндә 51 миллион 100 мең сумлык тулы продукция җитештерелгән. Шул исәптән 13673 мең сумлык игенчелектән, 37427 мең сумы терлекчелектән. Тулай керем 19 миллион 308 мең сум. Бу бер кешегә 197 мең сум тәшкил итә. 2011 елда - 180 мең сум булган, үсеш - 9 процент.

Саба җәмгыятенең "Юлбат" предприятиесендә җитештерелгән продукцияне сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән 47 миллион 83 мең сумлык акча кереме хисапланган. Табышның 7 проценты - игенчелектән, 84 проценты - терлекчелектән, 9 проценты - техника белән хезмәт күрсәтүдән һәм ярдәмче тармаклардан алынган. "Ел башындагы бер терлеккә 30 мең 600 сум акча кереме булды. Бу сан 2011 елда 30 мең сум иде. Бер сыерны асрау 48615 сумга төште һәм һәр сыердан 50890 сумлык сөт саттык. Бригадаларда бертөрле мөмкинлекләр тудырылса да иң иске торакларда эшләүче Йосыф-Аланлылар быел да беренчелекне бирмәде", - ди зоотехник Энҗе Хаҗиева. Яшь терлек тәрбияләүдәге күрсәткечләре әллә ни мактанырлык түгел хуҗалыкның. Көнлек үсеш 630-680 граммнан артмаган, өстәвенә 75 баш терлек үлеменә юл куелган. Искергән тораклар, тудыру бүлеге юклыгы да моңа сәбәп булып тора. Узган ел Йосыф-Аланга нигезе салынган комплекс аларның киләчәктәге зур өметләре. Торак әзер булганчы продукция алуны киметмичә, тагын да зур тырышлыклар белән хезмәт куярга исәпләре.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев