Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игътибар, фотоконкурс: «Яңа ел маҗаралары»

Дуслар, «Саба таңнары» газетасы үз укучылары арасында «ЯҢА ЕЛ МАҖАРАЛАРЫ» дигән өр-яңа конкурс игълан итә.

Безнең "Vkontakte" сайтандагы сәхифәбезгә

(http://vk.com/sabatannar)

яисә электрон почтага

(sabatannar@rambler.ru)

үзегез төшергән фотогызны җибәрә аласыз.

Без сезнең иҗат фантазиягезне бер дә чикләмибез. Яңа 2015 елга ни рәвешле әзерләнүегезне күрсәтепме, кышкы табигать хозурлыгын сурәтләүче фоторәсем буламы ул, Яңа ел чыршысын бизәгәндә яисә кышкы уеннар вакытында фотога төшәсезме, узган Яңа ел бәйрәмнәреннән кызыклы фотолармы - анысы бары тик сездән тора. РЕТРО фотолар да кабул итәбез!

ТӨП ШАРТ: фотолар күңелле булсын һәм һәр фото астында кызыклы комментарий булырга тиеш! Комментарийсыз фотоларны кабул итмибез, алар автоматик рәвештә конкурстан төшеп кала!

Яңа ел алдыннан үзегезне генә түгел, ә якыннарыгызны да сөендерәсегез килсә - конкурста катнашырга ашыгыгыз!

Декабрь аеның соңгы атнасында 3 җиңүчебезне билгеләп, аларга яңа ел бүләге тапшырачакбыз.

Бүләк әлегә сер булып калсын.

Сездән фотолар көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев