Саба таңнары

Сабинский район

18+
Көн темасы

Ике коллектив бер, максатлар уртак булганда уңыш көттерми килә

Җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыятенең Сатыш һәм Кибәче бүлекчәләрен 2022 елның апреленнән Раил Рәфыйкь улы Шәймәрданов җитәкли. 2024 елда “Сатыш”та – 186093 мең, “Кибәче”дә 202149 мең сумлык продукция җитештерелде.

 Җитәкче сүзе

Безнең хуҗалык 2007  елдан “Кибәче” һәм “Сатыш” бүлекчәләрен үз эченә ала. Гомумиләштереп  алганда сөрү җирләре 7260 гектар тәшкил итә. Барысы 3700 дән артык баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Ике бүлекчәдә  208 кеше эшли. Кол­лективларның төп максаты – игенчелектә һәм терлекчелектә чы­­гымнарны  киметү, алдынгы тех­нологияләр  кертү хисабына, ахыргы нәтиҗәләрне  тотрыклы яхшыр­та баруга ирешү. 2024  елда Сатыш бүлекчәсендә сату бәяләрендә исәп­ләгәндә  310,4 миллион, Кибәче  ягында 320,4 миллион сумлык  про­дукция  җитештерелде.  Бу ике коллектив буенча барлыгы 10576,6 тонна  сөт  савылган, 696 тонна ит  сатылган, амбар үләчәвендә 5732,8 тонна ашлык җыеп алынган дигән сүз.      Игенче-механизаторларыбызны, терлекчеләрне, гомумән, хуҗалык эшчәннәрен бер уртак максат берләштерә – җитештерүчән хезмәт. Йөкләнгән  вазифаны күңел биреп  башкару, булсынга дип җиң сызгану. Шулай фикер йөрткәндә һәм аны эш-гамәл белән раслаганда уңышка ирешеп була. 2024 елда бер  сыерга  сөт савуны Сатыш бүлекчәсендә – 102, Кибәче  фермасында  104 процент  үсеш белән  тәмамлый  алдык. Рентабельлелек 40,6 һәм 55,5 процент тәшкил итте.  2025 елда сөт һәм  ит җитештерүдә 6 процентка үсешкә ирешү бурыч итеп  куелды. Кеше  факторының роле  элеккечә зур булып  кала.

   Игенчелеккә  килгәндә, Сатышта бер гектардан 26,4,  Кибәче  ягында 27,1 центнер  уңыш  алынды. Кырларда үстерелгән ашлык нигездә терлекчелектә азык булып кулланыла һәм продукциянең  үзкыйммәтендә  чагылыш таба. Үзенчәлекле табигать шартларында һава торышына  яраклашып, технологияләрне дөрес  итеп  башкару зарурлыгы сезон саен үзен ныграк  сиздерә. Болар –  иртә яздан  дым  каплату,  көздән  чәчкән уҗымнарның сыйфатына  карап тиешле күләмдә минераль ашлама куллану, сабанда югары репродукцияле, безнең зонага туры килгән симәнәләрне химикатлар белән эшкәртеп әзерләү һәм  кыска  срокларда  дөрес технология белән туфракка  кертеп, тигез тишелеш  алу. Агрохимик  чараларны вакытында төгәл үтәгәндә генә югары  уңышка  исәп тотарга була, ди җаваплылыгы   чикләнгән “Саба”  җәмгыятенең Сатыш  һәм Кибәче бүлекчәләрен 2022 елның апреленнән  Раил Рәфыйкь улы Шәймәрданов.

   Тулырак: газетабызның 17 апрель саныннан укый аласыз

Фәнил Мәүлетов әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев