Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Икшермә кадет интернат-мәктәбендә “Кадетка багышлау” чарасы үтте [+фото]

Дөресен әйтергә кирәк, Сабадагы кадет интернат-мәктәбе Иске Икшермәгә күчкәч, ата-аналардан төрле фикерләр ишетергә туры килгән иде.

"Кем монда 11-12 яшьтән баласын китерсен инде, аларны хет 9нчыны тәмамлаганчы да үз яныңда тотарга ярамагач, нишләргә кирәк",- диючеләр дә булды. Әмма башкача фикер йөртүче, балаларын мөстәкыйль тормышка кечкенәдән әзерләүче ата-аналар да күп икән. Интернат-мәктәптә яңа уку елының 162 кадет белән башлануы шул хакта сөйли. Сәламәтлеге буенча берничә бала гына киткән, әмма бүтәннәр килгән, кыскасы, контингент үзгәрмәгән.

Әлбәттә, мәктәп күрше районнардан килүчеләр исәбенә дә тулыланган. Әйтик, V сыйныфта укучы Гөлназ Абрамова Питрәч кызы булып чыкты. "Иске Икшермәдә кадет мәктәбе ачылганын без интернеттан укып белдек. Әти-әниләрем дә риза булдылар. Биредә уку миңа бик ошый",- диде ул. Аның сыйныфташлары - Арча районы "егете" Камил Николаев, Шәмәрдәннән Алмир Әхмәдиев, Сабадан Булат Гыйлаҗиев та кадет киеменнән чын мәгънәсендә полк улларына охшап калганнар. Барысының да күңелләре шат, кәефләре күтәренке иде. Үзләре турында язманың газетаның кайсы санында чыгачагы белән кызыксындылар.

Шулай да ант бирмичә торып, мәктәптә белем алучылар үзләрен чын мәгънәсендә кадетлар итеп саный алмыйлар әле. Ниһаять, узган якшәмбедә үткәрелгән "Кадетка багышлау" чарасы бу "киртә"не дә алып ташлады. Ял көне булгач, тантанага әти-әниләр дә күп килгәннәр иде. "Минем улым Илнур мәктәпкә бик теләп йөри, биредәге тәртипне ярата. Бирегә килергә үзенең теләге бар иде, шунсыз булмый бит инде. Сабадагы мәктәпне дә бик ошаткан иде. Укытучылар да бик яхшы, телефоннан гел хәлен белешеп торабыз",- диде Шәмәрдәннән Фәридә Әхмәтҗанова. Авылдашы Ләйсән Хәйруллина да аның сүзләрен куәтләде.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов барысын да кадетка багышлау чарасы белән тәбрикләде.

- Бүген, чыннан да, бик күңелле көн. Шундый кадет мәктәбе ачу мөмкинлеге биргәннәре өчен барыгыз исеменнән дә Президент һәм Хөкүмәтебезгә рәхмәт белдерәсе килә. Әлбәттә, рәхмәтнең зурысы балалар үстергән әти-әниләргә. Ә кадет мәктәбе укытучылары алдында аларны Ватанны яратучы яшьләр итеп тәрбияләү, белем һәм һөнәр бирү бурычы тора. Балалар безнең киләчәгебез һәм иң зур капитал. Аларны профессионаллар итеп әзерли алсак, безнең тормыш искиткеч булачак. Мәктәп хәрби тәртип кенә тәрбияләми, һөнәр алу мөмкинлеге дә бирә. Биредә бик яхшы автодром да булачак. "Татавтодор" белән сөйләшенгән, һава шартлары начар булуы гына эшне тоткарлый. Шулай ук спорт мәйданчыклары корылачак, яңача җиһазланачак. Биредә республикада гына түгел, Россия Федерациясе күләмендә дә иң яхшы кадет мәктәпләренең берсе булырга тиеш,-дип сөйләде ул.

Республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге начальнигы Фәнис Закиров та кадетларга изге теләкләрен җиткерде.

Аннары кадетлар Ватанга хезмәт итүнең мөһимлеген аңлап: "Россия кадетлары сафына кереп мин иптәшләрем, Саба районы гражданнары алдында әлеге мактаулы исемне горур йөртергә, Ватанымны нык яратырга, антыма, интернат-мәктәп уставына тугры калырга, укуга җаваплы карарга,үрнәк һәм намуслы булырга, иптәшләренә булышырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә, командирларның һәм начальникларның кушканнарын үтәргә ант иттеләр. "Бурыч, намус, Ватан" девизы алар өчен нормага әверелер дип ышанасы килә. Ант кабул иткәннән соң, туган җир горур йөртелә торган сүз - Ватанга әйләнә, сыйныфташлар иптәш булып китә, ә ант бирүче үзен Россиянең, Татарстанның, туган ягының киләчәге белән бәйли.

Әлбәттә, кадет исеме алучыларның барысы да тормышларын хәрби хезмәткәр һөнәренә багышламас, ләкин бурыч, вөҗдан, намус, җиргә, Ватанга, якыннарыңа мәхәббәт кебек төшенчәләр аларның тормышының аерылгысыз бер өлешенә әвереләчәк. Яңа ачылган интернат-мәктәптә укучылар антлы кадет намусы Кодексының буш сүзләр генә булмавын һәрдаим дәлилләрләр әле.

Фәнил Мәүлетов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев