Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җилләре белән килде Нәүрүз

Бәйрәмнәр күп алар!.. Әмма борынгылыгы белән Нәүрүзгә тиңләшерлекләре бармы икән?

Булса да, бер яки икедер. Нәүрүз йолаларының кайчан барлыкка килүе турында төгәл мәгълүматлар юк. Александр Македонский яулары Фарсы патшалыгына килгәндә инде Нәүрүз булган дип әйтелә. Безнең җирлектә ул Бөек Болгар дәүләте оешкач, VIII-IX гасырларда сәүдә кәрваннары белән үтеп кергән дип фараз кылына.

Әмма ничек кенә булмасын, узган шимбәдә, март аеның соңгы көнендә, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда районыбыз күләмендәге Нәүрүз бәйрәме гөрләде. Әлбәттә, күпчелек март айларына хас булганча, үтеп баручы кыш яз китергән юеш карлары, яңгырлары белән елап, холкын күрсәтеп калырга ашыкты. Шунлыктан бәйрәм башлануы билгеләнгән 9 сәгатьтә сабалыларның бик аз өлеше генә мәйданга җыелган иде. ләкин һәр минут узган саен аларның саны арта барды.

Бәйрәм башлануы игълан ителгәннән соң тамаша район мәдәният йорты каршында озак еллар эшләп килүче "Нәүрүз" халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Рәйсә Имамиева) җыры белән ачылды. Лаеклы ялдагы сабалылардан торган бу үзешчән коллектив Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә үткәрелгән фольклор фестивальләрендә дә катнашып Дипломнар алган төркем.

Тәбрикләү өчен сүз Саба муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймовка бирелә:

Хәерле көн, хөрмәтле сабалылар, килгән кунаклар! Бүген бездә төрки халыкларның уртак милли бәйрәме - Нәүрүз. Без моны үзебезчә язны каршылау - кышны озату дип тә атыйбыз. Быелгы кышны менә шулай зурлап, җыелып ярминкәләр оештырып, концертлар куеп бәйрәм итеп озатмасак, ахры ул китәргә исәпләми. Сезне язның гүзәл бәйрәме белән котлыйм, исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, тынычлык телим, бәйрәмнәрне күңелле уздырып, матур ял итеп, шушы сәхнәдә чыгыш ясаучылар безгә һаваны каплаган болыт урынына кояш булып чыгып балкып торсыннар иде, аларга да уңышлар телим, барчагызны бәйрәм белән тәбриклим!

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Илдар Яхин,

махсус хәбәрче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Nauruz