Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Инвалидка - эш, оешмага - файда

Соңгы вакытта физик мөмкинлекләре чикләнгән­нәргә җәмгыятьтә караш нык үзгәрде. Районда инвалидлар ункөнлегенең социаль яклау, иминият, медицина учреждениеләре, җәмәгать оешмалары җи­тәкчеләре, активистлар катнашында "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү белән башланып китүе дә шул хакта сөйли. Халыкның әлеге категориясе турында кайгыртуда киләсе елда да үзгәрешләр булачак. Сөйләшүне алып барган социаль яклау бүлеге начальнигы...

Соңгы вакытта физик мөмкинлекләре чикләнгән­нәргә җәмгыятьтә караш нык үзгәрде. Районда инвалидлар ункөнлегенең социаль яклау, иминият, медицина учреждениеләре, җәмәгать оешмалары җи­тәкчеләре, активистлар катнашында "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү белән башланып китүе дә шул хакта сөйли. Халыкның әлеге категориясе турында кайгыртуда киләсе елда да үзгәрешләр булачак. Сөйләшүне алып барган социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин моны 2016 елның 1 гыйнварыннан төп пунктлары көченә керәчәк 419 санлы Федераль закон белән бәйләде. Инвалидларны социаль яклауга кагылышлы законнар яңа төшенчәләр белән тулыландырыла. Әйтик, "реабилитация" сүзе янына "абилитация" термины өстәлүен алыйк. Беренчесе "тернәкләндерү"мәгънәсен бирсә, "абилитация" нинди дә булса эшчәнлеккә әзерләү дигәнне аңлата.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Данис Габдерахманов чыгышыннан аңлашылганча, инвалидларны тормышка, хезмәткә җайлаштыру район өчен яңалык түгел. "Рес­публикада эш эзләүчеләргә яңа һөнәр бирү максатында укыту программалары бар. Быел 93 кешене укыттык, яңа белгечлек алучылар санын ел ахырына 150гә җиткерәчәкбез. Алар арасында инвалидлар да бар. Әгәр оешма мөмкинлеге чикләнгән кешене махсус җиһазлар куелган хезмәт урыны булдырып, эшкә урнаштыра икән, үзәк аша җиһаз чыгымнары 72,6 мең сум күләмендә кире кайтарыла. Әле бездә, эштән җибәрерләр дип куркып, үзенең инвалидлыгын яшерүчеләр дә бар. Киресенчә, группадагы кешене эшләтүнең оешма өчен файдалы ягын уйларга кирәк. Акча саный белгән эшмәкәрләр инвалидларны эшкә урнаштырырга тырыша. Безнең аша быел тагын 8 инвалидны эшле итү мөмкинлеге бар. Моннан тыш 1000 укучыны, шул исәптән инвалид балаларны да, җәйге чорда эшкә урнаштырдык, аларга 3 айда 7,5 миллион сум акча түләнде",- диде Данис Габдерахманов. Үзәк "Интернет-Долголетие" программасы буенча да инвалидларны укытырга әзер. Теләк кенә кирәк.

(Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз).

Фәнил Мәүлетов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев