Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кандагы шикәр – контрольдә

Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге соңгы елларда "Диабетка каршы көрәштә берләшик" проектын уңышлы тормышка ашыра.

Әлеге проект кысаларында 24 апрельдә Сабада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән «Рош Диагностика Рус» һәм «МСД Фармасьютикалс» компанияләре тарафыннан кардио-метаболик скрининг үткәрелде. Скрининг сиздермичә генә башлана торган чирләрне ачыклау максатында кешеләрне медицина "иләгеннән" үткәрү алымы булып санала. Табиб-эндокринологлар район үзәк хастаханәсенә килүчеләрнең канын түләүсез тикшереп, аларда шикәр чире билгеләре бармы-юкмы икәнлеген ачыкладылар. Әлеге процедура өчен күп булса, өч минут вакыт киткәндер. Тикшерелүчеләрнең кулына канындагы шикәр күләме турында бирелгән кәгазьгә каравыннан соң туган елмаю билгеләреннән дә күпләрдә мәкерле чир билгеләре юклыгын чамалап була иде. Көн уртасында эндокринологлар сабалыларны районара почтампта һәм социаль яклау идарәсе бинасында да кабул иттеләр. Почтамтта 50дән артык кеше тикшерү үтте. "Нигездә борчылар урын юк. Шулай да бер кешене ашыгыч рәвештә хастаханәгә салынды. Тагын берничә кешедә шикәрнең нормадан бераз югарырак булуы ачыкланды. Аларга кабат табибларга күренергә киңәш иттек",- диделәр тикшерүче табиблар.

Скринингта барысы ике йөзләп кешегә канындагы шикәр күләме турында белешмә бирелгән. Табиблар исә аларның тагын да күбрәк булуын көткәннәр. Шикәр чире мәсьәләсендә үзеңә һич тә битараф булырга ярамый.

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев