Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кооператорлар авылны кайгырта

Узган җомгада район кулланучылар җәмгыятьләре бер­легендә 2012 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгак ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.

Ко­опе­рация вәкилләре җыелы­шында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, "Татпотребсоюз" идарәсе рәи­сенең беренче урынбасары Ра­фил Ибраһимов катнашты.

Саба - республикада классик стильдәге кулланучылар җәмгыяте сакланып калган 13 районның берсе. Райполарның кирәклеге көндәлек эш­чән­лектә генә түгел, ярмин­кә­ләр­дә, бәйрәмнәрдә аеруча сизелә. Шул чакта кооперация тармагын бетермәгән районнардан көнләшүчеләр, ичма­сам, сезнең райпогыз бар, дип әйткән җитәкчеләр байтак. Кулланучылар җәмгыятьләре бюд­жет формалаштыруга да өлеш­не саллырак кертә. Әйтик, былтыр Саба райпосы күчергән салым күләме 13,6 миллион сум тәшкил иткән. Бу 2011 ел күрсәткеченнән 2 миллион сумга күбрәк.

Сүз дә юк, конкуренция шартларында кооператорларга да җиңел түгел. Идарә рәисе Шәүкәт Гайнетдинов чыгышыннан күренгәнчә, кечкенә авылларда кеше саны аз булу сәбәпле, кибетләр зыянга эшли. Кадрларга да кытлык сизелә. Хәзерге вакытта Түбән Шытсу, Яңа Мичән, Тенеки авыл кибетләре ябык, вакытлыча алмаштырырга сатучылар юк. "Шуңа да карамастан, Язлы Арташ, Татар Икшермәсе, Өчнарат, Олы Арташ, Эзмә, Көек, Иске Мичән, Кече Шыңар, Олы Нырты, Керәнне кибетләренә капиталь ремонт үткәрү яки аз чы­гымнар белән яңа кибет са­­лу - көн таләбе",- диде рә­­ис. Сабадагы "Ит", Сатыш һәм Тимершык авылларындагы кибетләрне реконструкция ясап зурайту, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү белән эшләүгә күчерү планлаштырылуын да әйтте. Моңа үзенең чыгышында Рафил Ибраһимов та басым ясады. Әнә Балык Бистәсе районында бер кибетне шундый алым белән эшләүгә күчергәч, товар әйләнеше өч тапкыр арткан.

Товарны компьютерга кертеп, штрих-кодлап сату зарурлыгы турында 2012 елда үткән вәкилләр җыелышында да сүз булган иде. Идарә, финанс мөмкинлеге чикләнгәнлектән, әлеге яңа­лык­ны кертә алмаган.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кооператорлар