Күп саусаң, өстәп түлиләр
"Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалы базасында хуҗалык җитәкчеләре, зооветеринария, белгечләре, икътисадчылар белән терлекчелек тармагының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга һәм 2012 елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.
Авыл хуҗалыгының төп яшәешен тәшкил иткән тармакның эшчәнлеге буенча тәфсилле анализны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Илсур Латыйпов ясады. Аның чыгышыннан аңлашылганча, район хуҗалыкларында 2011 елда бер сыерга уртача 6195 килограмм сөт савып алынды. 2010 елга карата сөт җитештерүдә үсеш 103 процент тәшкил итә. "2012 елда мөмкинлекләрне киң кулланып, хезмәтне чит илләр үрнәгендә алдынгы технологияләргә нигезләнеп оештырыйк",- диде ул. Сөт җитештерү буенча елны 110-108 процент үсеш белән төгәлләгән "Алтын Саба-М" җәмгыяте һәм "Саба" җәмгыятенең "Явлаштау" филиалы башкаларга үрнәк итеп куелды.
Идарәнең икътисад бүлеге киңәшчесе Рузалия Галиева һәр сыер савучыга ел башыннан заданиеләр җиткерү һәм артык җитештерелгән продукциянең 50 процентын сыер савучыга премия итеп түләү тәртипләре турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев