Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КУБОК ТИМЕРШЫКТА КАЛДЫ

Инде хәбәр ителгәнчә, 10 ноябрьдә район спорт комплексында милли кө­­рәш буенча "Саба таңнары" газетасы призына шәхси-команда беренчелеге үткәрелде.

Ул көнне районыбызда спорт ярышлары тагын өч урында барды: туп та типтеләр, җәядән дә аттылар. Әмма көрәш ул бөтенләй башка, ул спорт кына да түгел, ә чын мәгънәсендә батырлар сынавы. Менә инде ярты гасыр районыбызның нык беләкле ир-егетләре җәйге Сабантуйларыннан тыш, көзге бәйгеләрдә дә ачыклана. Бу вакыт эчендә батырлар күп тапкырлар алышынды. Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында келәмнәрдән җиңү белән чыккан егетләр хәзер инде ветеран булды. Ә йөрәкләре һаман яшь. Хәзер Казанда яшәүче якташыбыз, Россия һәм Татарстан чемпионы Нәҗметдин Җәләлиев, мәсәлән, район газетасы призына үткәрелгән бәйгене карарга ел саен диярлек кайта. Ул быел да көрәшчеләр, хөкемдарлар арасында иде, өлкәннәргә алмашка үсеп килүче яшьләр белән кызыксынды.

Юбилей бәйгесендә 20 командадан 100дән артык көрәшче катнашты. Командаларны җирле үзидарә җитәкчеләре туп­лап алып килгән.

Югары Симет, Иштуган авыл җирлекләре башлыклары Илгизәр Әхмәдуллин белән Ренат Галиәхмәтов үзләре дә көрәштеләр.

Егетләр келәмгә чыкканчы, район башлыгы Рәис Миңнеханов аларга изге теләкләрен җиткерде. "Районыбызда "Саба таңнары" газетасы призына багышлап көрәш уздырыла башлаганга 50 ел вакыт узды. Бу - зур вакыйга һәм ярышлар артында зур әзерлек, оештыру эше ята. Бер көндә генә көрәшче булып булмый. Моның өчен даими әзерләнергә һәм әзерләүче тренерлар кирәк. Моңа ирешелә дип уйлыйм. Ел саен матур көрәш үтә. Катнашучыларга да һәм оештыручыларга зур рәхмәт. Барыгыз да ярышка җиңүче булу омтылышы белән килә. Ярышта батыр бер генә була, һәркем әнә шул исемне алырга омтылсын иде. Ә җиңелгәннәр төшенкелеккә бирел­мә­сен, уңышлар сезгә", - диде ул һәм авыл җир­лек­ләре башлыклары бе­­лән милли көрәш мәсьәләсендә кыска гына әңгәмә дә корып алды.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X