Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КЫШ БАБАЙГА ТЕЛӘКЛӘР

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы, АПК хезмәтчәннәре профсоюзларының район комитеты исеменнән "Кыш бабай" авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне тәбрикләүләрне дәвам итә.

"Алтын Саба-М" җәмгыяте терлекчеләр коллективы "Кыш бабай"ны урамда бизәлгән чыршы, берсеннән-берсе матур сыннар янында каршыладылар. Үзешчән сәнгатькә оста терлекчеләр район җитәкчеләренә әйтәсе килгән рәхмәт хисләрен, теләкләрен җыр, биюләр, шигъри юллар аша җиткерделәр. Еллар алышынган мизгелдә коллектив үз алдына: "Елан елында хезмәттә тагын да зуррак уңышларга ирешик" - дигән уртак максат куйды. Җәмгыять җитәкчесе Вәсилә Нотфуллина район җитәкчелегенә үзләренә заманча проектлы сөтчелек комплексы эшләүдә күрсәткән олы ярдәмнәре, коллективка 2012 елдагы эшләре өчен рәхмәтен белдерде.

Эзмә якларыннан "Кыш бабай" Олы Шыңарга юл алды. Биредә зур кунакны ферма мөдире Илнур Нигъмәтҗанов, бригадир Ришат Ахунҗанов, терлекчеләр капка төбеннән каршы алдылар. Бәйрәм котлауларыннан соң, сүз терлекчеләргә бирелде. "Кыш бабай"га аларның теләкләре бер булды: "Заманча сөтчелек комплексында эшлисебез килә!"

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Гөлсинә Галимуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саба авыл хуҗалыгы

2
X