Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лидерлар дебатта тәрбияләнә

Мәгълүм булганча, 4 декабрьдә РФ Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. Димәк, сайлау алды агитациясенә, шул исәптән партияләр арасында кайнар дебатлар башланып китәргә дә санаулы көннәр генә калды.

Халык алдында бәхәсләшеп фикер алышу демократиянең мөһим элементы булып санала. Шуңа да үз фикереңне якларга яшьтән өйрәнергә кирәк. Дебатларда алган тәҗрибә яшьләрне командада эшләргә, стратегик һәм аналитик фикер йөртергә, тиз арада хәл кыла белергә, тел шомартырга өйрәтә, оештыручанлык һәм лидерлык сыйфатлары тәрбияли. Шул максаттан укучылар арасында да дебатлар хәрәкәте активлаша бара. Шундый чара өченчекөн Саба Балалар иҗат үзәгендә үтте. Мәктәпләрдән килгән алты команда "Бердәм Россия яшь гвардиячеләре" Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан уздырылучы "Фикер алышулар" турнирының район турында көч сынашты. "Һәркемнең билгеле бер мәсьәләгә үз фикере булырга һәм ул аны яклый белергә тиеш. Без бирегә шундыйларны чакырдык та.

Без бүген Саба данын фикерләр мәйданында яклап чыгардай лаеклы команданы ачыклар өчен җыйналдык",- диделәр дебатлар уенын алып баручылар. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Т.Шәрәфиев та ярышларны ачар алдыннан ясаган чыгышында: "Дебатлар дигәч, үзләренең сүз-фикерләренең дөреслеген расларга тырышып халык алдында чыгыш ясаучыларны күрсәтүче телевизорны күз алдына китерәсездер. Әлбәттә, дебатларда катнашу өчен куйган максатларыңны халыкка җиткерә алырлык дәрәҗәдә белемле, һәр өлкәдә хәбәрдар булырга кирәк. Шулай булмаганда дебатларга чыкканда югалып та калырга мөмкин. Монда вундеркиндлар җыелгандыр дип уйлыйм. Үзегез дөрес дип тапкан юнәлешләрегезне аудитория алдында якларга тиешсез. Киләчәктә зона, республика турларында район данын якларсыз дип уйлыйм",- дип ассызыклады. "Бердәм Россия" партиясе Саба җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Зарипов дебатлар уенының максаты һәм бурычлары белән таныштырды. (Язманың тулы вариантын "Саба таңнары"ннан укый аласыз).

Ф.Хәмитов.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев