Мәңгелек утта – кызыл чәчәк
15 февральдә Россиядә ерак һәм якын чит ил территорияләрендә хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан сугыш-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелде.
Тататарстаннан гына да 262 егетнең гомерен өзгән Әфган сугышы тәмамланганга исә 23 ел вакыт узды. Бүгенге көн безнең өчен шатлыклы да, кайгылы да. Якын кешеңне югалту зур фаҗига ул. Бу сугышта асыл улларын югалтып, әлеге хәсрәткә зур сабырлык белән түзгән аналар безнең районда да яши. Аларның улларын 15 февральдә бар авыл искә ала. Мәсәлән, Язлы Арташ авылы клубында 19 яшендә табутта кайткан Ф.Шәйдуллинның якты истәлегенә багышланган митинг үткәргәннәр. "Митингка Ф.Шәйдуллинның дуслары, туганнары, ул белем алган Завод-Нырты, Олы Арташ, Икшермә мәктәпләреннән югары укучылары, укытучылар килгән иде. Уктычы И.Мусин Әфганстан җиендәге кораллы бәрелешнең аяныч нәтиҗәләре турында сөйләде. Ф.Шәйдуллин призына укучылар арасында автомат сүтеп-җыю ярышы үткәрелде. Китапханәче С.Фәттахова китап күргәзмәсе оештырган иде. Митинг зиратта Фердинантның Кызыл йолдыз куелган кабере янында дәвам итте. Авылдашыбызның каберенә венок салдык, бер минут тынлык белән искә алдык. Фердинанд безнең күңелләрдә мәңге яшь калыр. Аның батырлыгы якты маяк булып буыннан-буынга күчсен",- дип яза Язлы Арташ клубы мөдире И.Фәттахова.
Батыр якташларыбызны искә алып һәм совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 23 ел тулу уңаеннан 15 февральдә дә район үзәгендә дә митинг узды. Әлеге чарада районда яшәүче әфганчы-ветераннар, Саба муниципаль райолны башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфеив, республика хәрби комиссариатының районара бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ф.Закиров катнашты. Митинг сүзсез үтте, кешеләрне сискәндереп автоматтан аткан тавышлар гына ишетелде. "Абау, куркып киттем. Берүк, берүк, сугыш чыга күрмәсен",- дип үзалдына сөйләнеп куйды Әфганстан һәлак булган якташларыбыз истәлегенә саланган монумент яныннан үтеп баручы олы яшьләрдәге апа. Яуда ятып калган әфганчыларның ташка уелган бюстлары алдына веноклар салынды һәм мәңгелек ут янында янып кызыл чәчәк калды. Ак кар өстендә - кызыл чәчәк. Алар чит ил туфрагында башларын салган батыр егетләребезнең йөрәк каннары кебек. Алар мәгънәсез сугышларда ир-егетләребезнең каны түгелмәвен, күкләребезнең аяз булуын телиләр кебек.
Ф.Мәүлетов.
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 14:30Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Кәүсәрия Мөхлис кызы Заһидуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды Кәүсәрия Заһидуллина Балтач районы Борбаш Сәрдегән авылында гаиләдә сигезенче бала булып туган. VII сыйныфны тәмамлаганнан соң звеновод, аннары Норма авылында хат ташучы булып эшли.700
-
19 май 2022 - 13:1119 май - фармацевтика хезмәткәре көне! Фармацевтика хезмәткәре көне белән котлыйбыз. Фармакологиядә иң яхшы белгечләрнең иң яхшылары булуын телибез, һәрвакытта да кешеләрне теләсә кайсы авырудан коткарырга, ә көн саен бәхет, мәхәббәт һәм шатлык витаминнарын кабул итәргә телибез.1800
-
19 май 2022 - 13:09Ни өчен суганга тозлы су сибәләр? Тозлы су сипкәч, суган чебене личинкалары үлә, олырак чебеннәр күкәй сала алмый. Шулай ук гөмбә споралары һәм патоген микроорганизмнар да бетә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.2000
-
19 май 2022 - 12:00Мәктәп укучылары Россия территориясендә бушлай сәяхәт итә алачак Ростуризм мәктәп укучылары өчен бушлай туристик сәфәрләр программасын башлап җибәрә. Быел аңа Россиянең 18 төбәгеннән 100 мең укучы кушылачак, дип хәбәр итте Ростуризм башлыгы Зарина Догузова Дәүләт Думасында. Бу хакта РИА Новости яза.2800
-
19 май 2022 - 11:29Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре пионерия көненә багышланган "Пионер сере" дигән квест –уен үткәрделәр 17 май көнне Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре пионерия көненә багышланган "Пионер сере"дигән квест –уен үткәрделәр.3300
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.2600
-
19 май 2022 - 10:37Югары Симет авылында гомер итүче Рәхимә Муллагали кызы Хәерова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды Рәхимә Хәеровага сугыш башланганда 9 яшь була. «Беренче көннәреннән әтине сугышка алдылар. Кечкенә булсак та, бөтен эш безгә калды. Фермада бозаулар карадым. 12 яшькә җиткәч, атлы молотилкада эшләдем. Үзебезнең авылда ашлык суга торган машина юк, көлтәләрне төяп башка авылга алып барабыз. Берәр атна торып, суктырып алып кайтабыз. Ул вакыттагы авырлыкларны әйтеп, сөйләп бетерерлек түгел»,– ди Рәхимә апа. 1954 елда авылдашы Рәүф Хәеров белән гаилә коралар. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Рәхимә Хәерова кече улы Рәлиф тәрбиясендә бәхетле тормышта яши.4200
-
19 май 2022 - 09:39Саба районы Чемпионатында Бигәнәй волейбол командасы 1 урын яулады Хезмәт коллективлары, СП һәм шәхси эшмәкәрләр арасында волейбол буенча Саба районы Чемпионаты тәмамланды.5000
-
19 май 2022 - 09:2919 май- Татарстан Матбугаты көне Татарстан матбугаты көне уңаеннан район хакимиятеннән бәйрәм котлавы алдык. “Хөрмәтле “Саба таңнары” газетасы журналистлары һәм хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр!4000
-
18 май 2022 - 20:00Саба китапханәсендә шагыйрь, язучы Рашат Низамиев белән очрашу Бүген район китапханәсендә оста хикәяче, Һади Такташ исемендәге бүләк иясе, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесен, язучылар берлеге әгъзасы, публицист, үзенчәлекле шагыйрь, язучы Рашат Мияссәр улы Низамиев белән “Бер күрешү-үзе бер гомер” дигән әдәби кичә уздырылды.15800
-
18 май 2022 - 19:04Миңнеханов һәм Володин ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Дәүләт Думасы бинасында оештырылган күргәзмәне ачты. ТР Президенты шундый чара үткәрү мөмкинлеге тудырганы өчен Россия парламенты җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.12200
-
18 май 2022 - 16:57Россиядә чәчәк авыруына каршы яңа вакцина барлыкка килергә мөмкин «Вектор» үзәге чәчәк авыруына каршы яңа вакцина («Ортопоксвак») теркәргә ниятли.11800
-
18 май 2022 - 16:07Инвалидлар игътибарына Район үзәк хастанәсеннән хәбәр итүләренчә, кешене инвалид дип тануның Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 16 октябрендәге 1697 номерлы карары белән расланган вакытлыча тәртибе (автомат рәвештә озайту) 2022 елның 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.11200
-
19 май 2022 - 14:45Төбәк авылында һәйкәл ачылышы
-
18 май 2022 - 23:11Шагыйрь, язучы Рашат Низамиев белән очрашу
-
10 май 2022 - 20:22Сугыш каһарманы, 102 яшьлек Хаҗиәхмәт абый Әлмиев белән интервью
-
8 май 2022 - 22:06Пүкәл авылында һәйкәл ачылышы
-
17 май 2022 - 13:48«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь – Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.49400
-
18 май 2022 - 09:06Бу көннәрдә Саба җире өчен шатлыклы вакыйга булды: район тарихында беренче тапкыр сыерлардан тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савып алынды Бу көннәрдә Саба җире өчен шатлыклы вакыйга булды: район тарихында беренче тапкыр сыерлардан тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савып алынды. Рекордлы күрсәткечкә 12 майда ирешелде. Бер сыерга исәпләгәндә уртача 28,6 килограмм туры килә. Шушы уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм район хезмәтчәннәре исеменә котлау телеграммасы юллады.48700
-
17 май 2022 - 09:41Башкортстанда коточкыч авариядә өч егет һәлак булган Башкортстанның Дүртөйле районында коточкыч авариядә өч егет һәлак булган. Машина белән идарә итүченең йөртү таныклыгы булмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.38700
-
16 май 2022 - 11:08"Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - нәсел шәҗәрәсе " бәйгесенең финал этабы үтте Саба районы данын " Ахунҗановлар" нәселе тәкъдим итте.36500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика