Саба таңнары
  • Тат Лат
  • МИЛЕК САГЫНДА – 60 ЕЛ

    Быел 29 октябрьдә Эчке эшләр министрлыгы системасында халык хуҗалыгы объектларын килешүләр нигезендә сак­лаучы ведомстводан тыш сак хезмәте оештырылуга 60 ел тула. Бу дата милек сагында торучыларның һөнәри бәйрәме буларак билгеле һәм быелгысы юбилей буларак аеруча истәлекле. Районыбызда сак бүлекчәсе соңрак - 1965 елның 1 декабрендә оештырыла. Аңарчы Саба районына Кукмара...

    Быел 29 октябрьдә Эчке эшләр министрлыгы системасында халык хуҗалыгы объектларын килешүләр нигезендә сак­лаучы ведомстводан тыш сак хезмәте оештырылуга 60 ел тула.

    Бу дата милек сагында торучыларның һөнәри бәйрәме буларак билгеле һәм быелгысы юбилей буларак аеруча истәлекле. Районыбызда сак бүлекчәсе соңрак - 1965 елның 1 декабрендә оештырыла. Аңарчы Саба районына Кукмара сак бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Димәк, бүлекчә инде 47 елдан бирле район үзәгендәге оешма-предприятиеләргә һәм учреждениеләргә ышанычлы хезмәт күрсәтә. Сабадагы сак бүлекчәсенең беренче башлыгы өлкән милиция лейтенанты Рәшит Гатиятов була. Ярты гасырга якын вакыт эчендә райондагы дәүләт һәм милекнең сак­ланышын тәэмин итүдә зур эш башкарыла, күп җинаятьләрнең эзенә төшелә.

    (Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

    А.Галиев,

    ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы,

    полиция подполковнигы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: