МӨҺИМ МӘСЬӘЛӘЛӘР ТИКШЕРЕЛДЕ
7 сентябрьдә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды. Аны район Советы рәисе, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов алып барды. Утырышта Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде: Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының 2012 елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисадый үсеше турында; Саба муниципаль районы...
7 сентябрьдә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды. Аны район Советы рәисе, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов алып барды. Утырышта Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының 2012 елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисадый үсеше турында;
Саба муниципаль районы биләмәсендә "Саба" сәнәгать мәйданчыгы төзү хакында;
2012 елның беренче яртыеллыгында Саба муниципаль районының бюджеты үтәлеше турында;
Саба муниципаль районы территориясендә террорчылык һәм экстремизмга каршы профилактик эшнең торышы;
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы муниципаль берәмлегенең муниципаль милкен хосусыйлаштыру буенча 2012 елның икенче яртысына фараз планы турында;
Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир участоклары бирү турында карар кабул итү тәртибе турында;
Саба муниципаль районы Советының "Саба муниципаль районының муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибен раслау хакында"гы 56 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Муниципаль хезмәткә дәгъва итүче һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан кереме, мөлкәте һәм мөлкәти мөнәсәбәтләре турында мәгълүмат бирү буенча Нигезләмәне раслау хакында;
Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнарында эшләүче муниципаль хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзалары тарафыннан кереме, мөлкәте һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр турында бирелгән мәгълүматларны Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнарының рәсми сайтларында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бастыру тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында;
Төрле тыюларны, чикләүләрне үтәмәгән, низагларны җайлау, булдырмау турындагы таләпләрне, коррупциягә каршы тору максатында билгеләнгән йөкләмәләрне үтәмәгән өчен шелтә белдерү тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында;
Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнарында эшләүче муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан башка түләүле хезмәт башкарырга ниятләве хакында хәбәр итү тәртибе турында;
Саба муниципаль районы Советының "Саба муниципаль районында социаль ипотека программасы буенча гражданнарны торак белән тәэмин ителүгә мохтаҗ дип тану тәртибе турындагы нигезләмә проекты хакында;
Саба муниципаль районында вакантлы муниципаль хезмәт урынына урнашу буенча конкурс нигезләмәсен раслау хакында.
Беренче яртыеллыкта районның социаль-икътисадый үсеше турындагы доклад белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Котдусов чыкты. Аннары икенче көн тәртибе буенча Саба муниципаль районы биләмәсендә "Саба" сәнәгать мәйданчыгы төзүнең максаты белән таныштырды. Ул район биләмәсендә сәнәгать мәйданчыклары оештырырга теләүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен булдырыла һәм муниципаль дәрәҗәдә 1497 квадрат километр мәйдан алып торачак.
Аннары депутатлар финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Сөнгатов чыгышын тыңладылар.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев