Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әниләр көне”ндә туган сабыйлар

Район халыкны социаль яклау идарәсе тарафыннан "Аналар көне"ндә туган сабыйларны бала тудыру йортына барып тәбрикләү традициясе бар.

"2009-2010 елларда бу бәйрәм көнне туучылар булмады, менә быел ике сабый аваз салды",-диде идарә начальнигы Марсель Хуҗин район хастаханәсенең тудыру бүлеге алдында бәхетле әнинең чыкканын көткән арада. Беренче булып Айгөл Хисаметдинованы (Шәмәрдәннән) каршыладылар. Озата чыгучы шәфкать туташы биләүләгән сабыйны җайлап кына әтисе Илназ кочагына салды. Әти кеше: "Нихәл, улым Арсен",-диюгә, олы уллары Марсель: "Әти, мин дә карыйм әле",-дип энекәшенә күз сирпеде. Айгөлнең ике яктан килгән әти-әниләре: "Бәхетле, миһербан-шәфкатьле бала булсын, ярабби Раббым",- дип, кызларын кочакларына алдылар. Аннан соң бәхетле әти-әнине Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев, Марсель Хуҗин тәбрикләп, чәчәк бәйләме белән конвертка салынган бүләк тапшырдылар. (Язманың дәвамы "Саба таңнары" газетында).

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев