Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ОСАГОны яңартасы була

Тиздән Русиядә, шул исәптән Татарстанда да яңа ОСАГО полислары бирә башлаячаклар. Куллану вакыты чыккан документ хуҗаларына гына түгел, полисы гамәлдә булганнарга да яңасын рәсмиләштерергә туры киләчәк.

Иминиятләштерү өлкәсендә алдаулар, ялган полислар артып киткәнгә, ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Бу хактагы закон 11нче февральдә кабул ителде. Русиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсенә исә 1нче июльгә кадәр ОСАГО полисларының яңа бланкын әзерләп бетерү бурычы йөкләнде. Сүз уңаеннан: элек иминиятләштерү полисы булмаган очракта машинаның номерын алсалар, 2016нчы елдан законга кергән төзәтмәләр нигезендә бары штраф салалар. ОСАГО полисы онытылып калса, куллану вакыты чыкса, яки бөтенләй булмаса, кагыйдә бозу төренә карап 500-800 сум штраф каралган. ОСАГО полисын алу өчен машинаның техник яктан төзеклеге турында диагностик карта булуы да мәҗбүри.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев