Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Парламент дәресләре

Дүшәмбедән мәктәпләрдә парламент дәресләре атналыгы башланды. Быел ул бала хокукларын яклау темасына багышлана.

Узган елгы тәҗрибәдән чыгып һәм депутатлар теләген искә алып, дәресләр бер көн генә түгел, ә атна буе дәвам итәчәк. «Парламент дәресе-2011" кысаларында республика күләм бәйгеләр дә үтәчәк. Район мәгълүмати-методик үзәге методисты Ф.Нигъмәтҗановның әйтүенә караганда, I-IV сыйныф укучылары өчен «Минем хокукларым һәм бурычларым" дигән рәсемнәр конкурсы, V-IX сыйныфлар өчен "Мин үз хокукларымны һәм бурычларымны беләм" дигән иҗат эшләре, югары сыйныфлар (X-XI сыйныфлар) арасында балалар хокукын яклау темасы буенча эссе бәйгеләре каралган. Бәйгенең нигезләмәләре һәр мәктәпкә дә җибәрелгән. Бәйгенең район этабы 1-14 октябрь көннәрендә үтәчәк. Аннары иң яхшы эшләр сайланып алынып, 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк республика конкурсына җибәрелә. Нәтиҗәләр ясалганнан соң, җиңүче дип табылган укучыларны һәм аларның укытучыларын Татарстан Дәүләт Советында депутатлар белән очрашуын оештыру көтелә, аларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев